«Бердәмлек»не булдыручы хезмәткәрләргә зур рәхмәт!

9vfs27sanMUЯз килде. Туган ягыбыз — Ульян өлкәсенә кайтырга җыенабыз. Почта бүлегенә барып, «Бердәмлек» һәм «Сәлам» газеталарына 2023 елның икенче ятрыеллыгына язылдым. Озын бәйрәм көннәрендә оны­тырмын дип курыктым.

«Бердәмлек»не беренче са­ныннан ук алып барам, бик яратып укыйм. Газеталарны укып чыккач, җыеп куям. Авылга кайтканда, күрше апаларга алып кайтам. Алар аны сагынып көтеп торалар, бик кызыксынып укыйлар, газета «подшивкасы» өйдән-өйгә йөреп чыккач, авылда анда язылган мәкаләләр турында фикер алышулар башлана. «Бердәмлек» битләрендә басылып чыккан хикәяләр аеруча ошый апаларга. Алар­ны укыгач, үзләренең таныш-белешләре арасында да ох­шаш хәлләр булган иде дип сөй­ләшәләр, елашып та, рә­хәт­ләнеп көлешеп тә алалар.

2022 елның подшивкасы авылга кайтарылмаган бул­ган икән. Анда «Айсылу» хи­кәясе басылып чыккан иде. Мин аны тулысынча кабат укып чыктым. Хикәяләрне, укырга җайлы булсын өчен, кисеп алып аерым тегеп куйдым.

«Бердәмлек» безнең өй­ләргә яктылык, белем алып килә. Анда яңалыклар да, төрле шәхесләр турында да, иҗтимагый темаларга аң­латмалар да, хикәяләр дә, рецептлар да, бакча эшләре буенча һәм башка файдалы киңәшләр дә бар. Аны укып, без кирәкле мәгълүмат та алабыз, тел байлыгыбыз да арта. «Кыйбла», «Без — бергә» кушымталары да бик файдалы — дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, көнкүреше белән танышабыз. Оста шигырьләр, хи­кәяләр язучы һәвәскәр ав­торларның иҗатын, бала­лар почмагын, котлауларны, хәтта бел­де­рүләрне дә кызыксынып укыйбыз.

«Бердәмлек»не булдыручы хезмәткәрләргә зур рәхмәт! Тормышларыгыз, эш­ләрегез уңышлы булсын. Сау-сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә иминлек, дөньяларыбыз тыныч бул­сын. Яраткан газетабыз сүнмәсен, озак еллар безне сөендереп яшәсен!

Рәсимә ШАКИРОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 621

Комментирование запрещено