Мирасыбыз фондларда тузан җыеп ятмасмы?

c44e2544e1210f3a13eb3345dce84b4aБу көннәрдә Казан ислам дөньясында кайнап яши. Форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр уза. “Мәрҗәни укулары” VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция “Хөсәен Фәизханов һәм Шиһабетдин Мәрҗәни – бөек галимнәр, теологлар һәм мәгърифәтчеләр” дигән темага багышлап үткәрелде.

Чарада Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм төбәкләрдән килгән дин эшлеклеләре, галимнәр катнашты.

Дини мирас, остазлык мәктәбе, кадрлар әзерләү, мәгърифәтчелек эше турында файдалы фикерләр тыңланды. Мөфти шәех Равил Гайнетдин белдерүенчә, безгә үзебезнең дини мәктәпләрдән үсеп чыккан кадрларны әзерләргә, бөек галимнәребез мирасына нигезләнгән үзебезнең фәнни мәктәбебезне булдырырга кирәк. Бу уңайдан Хөсәен Фәизханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдинов, Галимҗан Баруди, Миркасыйм Госманов исемнәре конференция барышында еш телгә алынды.

– Беренче дини-фәнни конференцияләр дә, дини мирасны өйрәнү “Фәизханов укулары” барышында башланды. Көз көне “Фәизханов укулары” 20 тапкыр уздырылачак. Без анда 20 еллык эшләргә нәтиҗәләр ясарга телибез, “Россия Федерациясендә ислам” дип аталган энциклопедик сүзлекне тәкъдим итәбез. Россиядәге мөселман дөньясына багышланган бу бик масштаблы хезмәт. Моның кыйммәте китап чыгарып, мирасны өйрәнү генә түгел, илдә яңа буынга безнең традицияләрне, безнең кыйммәтләрне, безнең фәнни мәктәпне тапшыру да, – диде Равил Гайнетдин.

– Узган ел Россия күләмендә, Президентыбыз Владимир Путин әмере нигезендә, без борынгы Болгар җирендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллык зур бәйрәмен дөнья күләмендә үткәрдек. Бабаларыбыз кабул иткән ислам динендә яшәү – бу безнең татар халкыбызның тормышы, үткәне һәм киләчәге дә. Шәхесләр дигәндә 5 ел элек Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы билгеләп үткәндә, тагын бер тапкыр аның мирасына әйләнеп кайттык. Мондый шәхесләрне өйрәнү, мәңгеләштерү – ул милләтне дә мәңгеләштерү, алга бару дип әйтәбез. Хөсәен Фәизхановның 200 еллыгы шулай ук кабат татар тарихын, исламны өйрәнү ул. Күп кенә китаплар әле төрле яклап өйрәнүне көтә. Шул ук Шиһабетдин Мәрҗанинең дә күп кенә хезмәтләре каралмаган, халыкка аңлатырлык итеп барып җитмәгән. Конференциядән соң язылган китаплар мәдрәсәләргә-мәчетләргә, институтларга барып җитеп, тарихыбызга тагын бер кат күзне ачып карарга, аларның әйткән сүзләре нигезендә халыкны тәрбияләргә мөмкинлек бирер. Без хәзер Каюм Насыйриның да 200 еллык юбилеена әзерләнә башладык. Татар халкында андый шәхесләребез күп. Бүгенге буынның төп бурычы – шушы шәхесләрне күтәреп, тәрбия алу. Ислам динендә үрнәк булу. 20 май көнне дин әһелләре форумын ачачакбыз. Анда 77 өлкәдән 1000 артык дин әһеле катнаша. 21 майда барыбыз да Болгарга җыелабыз. Кулларыбызны күтәреп, догалар кылып, рәхмәтле булып, иртәгә өчен Аллаһыдан ялварып тынычлык сораячакбыз, – дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ислам дине китапларын өйрәнүгә, милли рухи мирасын барлау мәсьәләсендә дә шактый кызыклы эзләнүләр турында галимнәрдән Илья Зайцев, Айдар Хәбетдинов, Диләрә Усманова күп мәгълүматлар бирделәр. Безнең әле өйрәнерлек мирасыбыз шактый күп икән бит. Ә өйрәнүләрне башларга, дәвам итәргә беркайчан да соң түгел. Бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да фондларда әле онытылган һәм тузан җыеп ятучы әсәрләр барлыгын әйтеп узды.

– Дин галимнәре яшәп иҗат иткән 19 гасыр мирасы татар өммәте тарихында гына түгел, гомум россия өммәте тарихында да иң саллы өлешне тәшкил итә. Бу безнең тарафтан тирән бәяләүне таләп итә. 18 гасыр ахырында Россия мөселманнары өчен чагыштырмача ирек бирелә. Татар халык үз тырышлыклары белән, милләт ихтыяҗларыннан чыгып мәчет-мәдрәсәләр, фонд-мәктәпләр, хәйрия оешмалары ачалар, китаплар чыгаралар. Болар өчен дәүләттә бернинди ярдәм дә күрсәтелми. Россиядә ул чактагы шартлар бүгенге вәзгыятьтән күпкә кырысрак булса да, халкыбыз шушы кыска вакыт эчендә бөек дин галимнәрен тәрбияли алган. Безнең мирас Совет чорында юкка чыгарылмады, ә фондларда онытылып тузан җыеп кына ята. Бүгенге Россия мөселманнары аларны тиешенчә бәяләү түгел, хәтта укый да алмый. Бу хезмәтләр бөтендөньяга танытырлык булсалар да, – дип борчулы фикерләрен белдерде Камил Сәмигуллин.

Татар халкының рухи мирасы хакында фикер алышу, дин галимнәренең мирасы барлауга багышланган сөйләшүләрдә һәркем өчен файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Остазлык мәктәбе, белем алу, тәрбия кылу дини мәктәпнең төп үзенчәлеге буларак билгеләп үтелде.

Бу көн шулай ук Хөсәен Фәизханов исеме белән бәйле чараларга тагы да бай булды. КФУның төп бинасында Хөсәин Фәизхановның тууының 200 еллыгына багышланган күргәзмә дә ачылды.

shahrikazan.ru

Просмотров: 560

Комментирование запрещено