Священные реликвии пророка Мухаммада и его сподвижников впервые привезут в Татарстан из Дагестана / Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр пәйгамбәр Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре ядкәрләре кайтарылачак

afisha_relikvii_rusДесять реликвий пророка Мухаммада и его сподвижников экспонируют в древнем Болгаре для посетителей Изге Болгар Жыены. Их привезут в Татарстан впервые. 

Посмотреть на реликвии смогут все желающие в здании Памятного знака в Болгаре 21 мая после церемонии официального открытия Изге Болгар жыены. На экспозиции будут представлены ценные предметы, принадлежавшие пророку Мухаммаду, членам его семьи и сподвижникам. Среди них: чаша и меч Пророка  для масла, кувшины сподвижника Биляла радыйаллаhу ганhу, жены Пророка  Аиши радыйаллаhу ганhа и дочери Фатимы радыйаллаhу ганhа, а также ее ручная мельница, походная фляжка и кольчуга Халида бин аль-Валида радыйаллаhу ганhу, кинжал Абу Бакра ас-Сиддика радыйаллаhу ганhу. Вещи собраны из фондов разных исламских центров мира, в т.ч. из КСА и ОАЭ.

Руководство ДУМ РТ выражает благодарность муфтию Дагестана Ахмаду-хаджи Абдуллаеву за ценный подарок для мусульман Татарстана в честь Дня официального принятия ислама в Волжской Булгарии.

dumrt.ru

***

Изге Болгар җыены кунаклары өчен борынгы Болгар шәһәрендә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд  һәм аның сәхабәләренең изге 10 ядкәрен күрсәтәчәкләр. Аларны Татарстанга беренче тапкыр алып киләчәкләр.

Ядкәрләрне 21 майда, Изге Болгар җыены ачылышы тантанасыннан соң теләгән һәркем Болгарның Истәлек билгесе бинасында карый алачак. Экспозициядә пәйгамбәр Мөхәммәд, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең шәхси әйберләре куелачак. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең  май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең  хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар. Әйберләр дөньяның, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек төрле ислам үзәкләре фондларыннан җыелган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә.

dumrt.ru

Просмотров: 591

Комментирование запрещено