Яшьләрне күңелле чаралар көтә

vYxhlyvWu18Апрель уртасында 140лап кеше катнашкан яшьләр ифтары узды. Бу чара беренче булса да, бик күңелле үтте. Программада тәҗрибәле татар активистлары, төрле өлкәгә караган белгечләр чыгыш ясады. Ифтардан Самара яшьләре бик канәгать калдылар, оештыручылар берләшеп, алга таба да яшьләр өчен хәләл форматта үтә торган чаралар булдыру турында фикер алыштылар һәм “Без бергә” проектын булдырырга карар кылдылар. Чара тәмамлангач, бүгенге ифтарны оештыруда актив катнашкан Рамазан Ходов һәм Рифат Бәхтиев белән сөйләшеп алырга булдым.

- “Без бергә” проекты идеясе каян килде? Аның максаты нәрсәдә?

— Белгәнебезчә, Самарада татарлар күп, шул исәптән яшьләр дә. Тик аларны якынайтучы, берләштерүче чаралар юк. Бигрәк тә татар телен өйрәнү һәм үстерү ихтыяҗы аксый. Шуңа күрә ифтардан соң актив татар яшьләрен берләштерү, уртак проектлар башлап җибәрү идеясе барлыкка килде. Татар яшьләре арасындагы дуслык, туганлык җепләрен ныгыту, аралашу, безнең кызларның, егетләрнең рухи үсешенә йогынты ясау һәм милли традицияләрне саклап калу — төп максатыбыз булырга тиеш. Иң беренче эш итеп Телеграм каналда үзебезнең төркемне булдырдык. Бүгенге көндә анда 1000гә якын кеше теркәлгән.

- Күптән түгел кинотеатрда “Әпипә” киносы күрсәтелде. Бу сезнең проектның икенче зур чарасы иде. Ул сез күзаллаганча уздымы? Халык теләп килдеме? Тагын нинди юнәлешләрдә эшләргә ниятлисез?

— Әйе, ничек булыр, билетлар таратылырмы, дигән кебек сораулар булды, тик бик тиз арада билетлар сатылып бетте. Фильм тәмамлангач, яшьләр белән җылы атмосферада чәйләр эчтек, матур әңгәмә кордык. Бу әле проектыбызның башы гына. Киләчәктә эшчәнлегебез рухи һәм әхлакый, мәдәният, ял һәм сәламәтләндерү юнәлешләрендә алып барылыр, дип ышанып калабыз.

- Самара яшьләрен алда нинди чаралар көтә?

— Без ай саен нинди дә булса очрашу үткәрергә ниятлибез. Якын арада, ягъни 28 майда, яшьләрне кич утырырга чакырабыз. Анда махсус артистлар, Казан шәһәреннән танылган алып баручы чакырылачак. Кыскасы, сыйлы, җырлы-биюле, күңелле чара булачак.

- “Без бергә” проектында актив яшьләр күпме? Командага эләгергә теләгән кеше сезгә мөрәҗәгать итә аламы?

— Әлбәттә! Безгә заманча яңа идеяләре булган, кызыклы фикерләрен әйтә белүче актив яшьләр бик кирәк! Хәзерге вакытта куйган максатларны чынга ашыру өстендә берничә кеше эшли, үзара ярдәмләшеп, очрашып, киләчәккә планнар төзибез.

Әлеге проект — Самара татар яшьләрен берләштерүче беренче адым. Чыннан да, мондый төр “движуха” җитми иде шәһәребездә. “Без бергә” активистларына уңышлар теләп, алардан кызыклы чаралар көтеп калабыз.

Әминә МӘРДАНОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 660

Комментирование запрещено