В Болгаре состоялось торжественное мероприятие «Изге Болгар жыены» / Күренекле дин әһелләре, җитәкчеләр һәм халык Изге Болгар җыенын уздырып җибәрде

bdb69164373e307aВ 1-й день месяца зулькагда (21 мая) на территории Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника состоялось традиционное масштабное торжественное мероприятие «Изге Болгар жыены», посвященное Дню официального принятия Ислама Волжской Булгарией. В этом году праздник стал кульминацией культурной программы ХIV Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum» 2023.

В мероприятии приняли участие руководство Республики Татарстан, делегаты из субъектов Российской Федерации, представители духовных управлений мусульман Российской Федерации, ближнего и дальнего зарубежья, представители мусульманских общин с разных уголков страны и мусульманского мира.

На торжественном открытии перед Памятным знаком участников Изге Болгар җыены поприветствовали Раис Татарстана Рустам Минниханов, председатель Центрального Духовного управления мусульман России, верховный муфтий Талгат Таджуддин, глава мусульман Татарстана, муфтий республики Камиль хазрат Самигуллин, председатель ДУМ РФ Равиль хазрат Гайнутдин,  председатель Духовного управления мусульман города Москвы и Центрального региона “Муфтият Москвы” Альбир  хазрат Крганов, председатель Духовного управления мусульман Карачаево-Черкесской республики, председатель Координационного центра мусульман Северного Кавказа Исмаил хаджи Бердыев, муфтий ДУМ Азиатской части России Нафигулла Аширов, а также начальник Департамента по взаимодействию с религиозными организациями Управления Президента РФ по внутренней политике Евгений Ерёмин и другие.

Рустам Минниханов в своей приветственной речи отметил: «1101 лет назад здесь наши предки приняли ислам. Эти традиции живут благодаря нашим уважаемым хазратам, тем людям, которые проповедуют ислам и не только, тем, которые имеют некоторую нравственность, понимают чистоту религии. Без Всевышнего у нас никакой перспективы нет». Раис Татарстана отдельно поблагодарил братьев-дагестанцев, особенно муфтия Дагестана Ахмада хаджи Абдуллаева, который в рамках Изге Болгар җыены направил из Дагестана в Татарстан подлинные реликвии Пророка  и его сподвижников.

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин обратил внимание на развитие системы Halal lifestyle и отметил, что в Татарстане создана вся необходимая мусульманская инструктура от детских садиков до сети общепита.

Кульминацией мероприятия стал коллективный полуденный намаз на руинах древней Соборной мечети у большого минарета. Участники торжества совершили намаз вслед за верховным муфтием Талгатом хазратом Таджутдином.

На Болгарской земле в честь Изге Болгар жыены была представлена культурно-просветительская программа, прошло множество мероприятий. В здании Памятного знака в Болгаре участникам и гостям Изге Болгар жыены была представлена уникальная экспозиция, состоящая из десяти реликвий пророка Мухаммада ﷺ и его сподвижников. 

Также в течение дня представители РИИ, КИУ, подведомственных муфтияту Татарстана, консультировали абитуриентов о предстоящей приемной кампании, рассказали о программах обучения, условиях поступления. Представители ДУМ РТ провели занятия, посвященные правилам совершения намаза, мастер-классы по вязанию платков для женщин и чалмы для мужчин. Кроме того, на площадке исторического заповедника, где проходил Изге Болгар җыены, муфтият Татарстана организовал выставку, на которой была представлена деятельность Издательского дома “Хузур”, БФ «Закят ДУМ РТ.

К организации форума привлечены волонтеры муфтията Татарстана, шакирды и преподаватели РИИ и КИУ. Порядка 80 волонтеров встречали гостей, помогали в ориентировании по местности, провожали к месту коллективного намаза, помогать пожилым людям и инвалидам. 

Справка: Изге Болгар җыены проводится в г.Болгаре Спасского муниципального района Республики Татарстан с 1989 года в память о дне принятия волжскими болгарами Ислама в качестве государственной религии в 922 году. Изге Болгар җыены ежегодно привлекает многочисленных мусульман из разных регионов России и зарубежных стран.

dumrt.ru

***

21нче майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү уңаеннан һәр елдагыча Шәһре Болгарда зурлап Изге Болгар җыены үткәрелде. Быелгы чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2023 ХIV Халыкара икътисади форумы мәдәни программасының кульминациясе булды.

Болгар җыенында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе төбәкләреннән делегатлар, Россия мөфтиятләре, дини оешмалары, якын һәм ерак чит илләр, Россиянең һәм мөселман дөньясының төрле почмакларыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Истәлек билгесе каршындагы мәйданда узган рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре катнашты. Җыенның шәрәфле кунаклары арасында шулай ук РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин һәм башкалар бар иде.

Быелгы чараның үзенчәлеге булып Дагыстаннан кайткан ядкәрләр — сөекле Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның сәхабәләренең шәхси әйберләре күргәзмәсе торды. Татарстан Рәисе үзенең чыгышында Дагыстан кардәшләргә, аеруча Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Татарстанга Мөхәммәд пәйгамбәр  һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләрен җибәргзне өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Halal lifestyle системасын үстерүгә игътибар юнәлтте һәм Татарстанда балалар бакчаларыннан алып җәмәгать туклануы челтәрләренә кадәр барлык кирәкле мөселман инструктурасы булдырылуын билгеләп үтте.

Чараның кульминациясе булып борынгы Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы уку булды. Дин кардәшләребез Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп намаз укыды.

Болгар җирендә җыен уңаеннан бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Шулай ук көн дәвамында РИИ, КИУ вәкилләре абитуриентларга кабул итү кампаниясе турында консультацияләр бирде, укыту программалары, укырга керү шартлары турында сөйләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре намаз уку кагыйдәләренә багышланган дәресләр, хатын-кызларга яулык бәйләү һәм ир-атларга чалмалар чалу буенча мастер-класслар үткәрелде. Моннан тыш, Изге Болгар җыены узган тарихи урында Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты, “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге тәкъдим ителгән күргәзмәләр оештырылды.

Болгар җыенын оештыру эшләренә Татарстан мөфтияте волонтерлары, РИИ һәм КИУ шәкертләре һәм мөгаллимнәре дә җәлеп ителде. Барлыгы Нәзарәттән 40 волонтер, өстәмә рәвештә РИИ һәм КИУдан 18 егет һәм 18 кызга кунакларны каршы алу, катнашучыларга юл күрсәтү, намазларны оештыруда ярдәм итү, өлкән кешеләргә, инвалидларга ихтирам күрсәтү һәм булышу вазифалары йөкләнде.

Белешмә: Изге Болгар җыены Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә 1989нче елдан Идел буе Болгар бабаларыбыз тарафыннан 922нче елда дәүләт дине сыйфатында Ислам динен кабул итү көне уңаеннан үткәрелә. Изге Болгар җыены ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы мөселманнарны җәлеп итә.

dumrt.ru

Просмотров: 585

Комментирование запрещено