Күренекле көрәшче, танылган эшкуар, милләтпәрвәр Хәбил Хәҗи улы БИКТАШЕВка!

6f1a4e55-3779-4f96-b57e-01501a3640b6Хөрмәтле Хәбил әфәнде!

Cезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм!

Без Сезне атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча авыр үлчәүдә Европа һәм СССР чемпионы буларак һәм татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен үстерүгә һәм саклап калуга зур көч куйган шәхес буларак беләбез.

Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! 

Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Башлаган эшләрегез дәвамлы булсын.  Киләчәктә дә спорт, сәнгать, иҗтимагый татар оешмалары мәшәкатьләре белән тулы һәм кызыклы тормыш кичерергә насыйп булсын.

розы2

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1227

Комментирование запрещено