Ана телен саклаучылар

EDmowqJfpDI25 майда Россиядә филологлар көне билгеләнеп үтте

Ни дисәң дә, ана телен белгән бала бәхетле була. Ул үзен иркен, горур тота, иптәшләре ана телендә сөй-ләшкәндә, әңгәмәне аңламыйча, бер мескен булып карап тормый. Халкыбызның моңлы җырларын тыңлап, ана телебездә әти-әнисе белән сөйләшеп, дуслары белән аралашып илһам, көч-куәт, дәрт ала. Ул үз милләтендәге кеше белән оялмыйча, уңайсызланмыйча сөйләшә, татар кешесе белән гаилә кора. Телебезне, гореф-гадәтләребезне белеп, аңлап, бәхеттә, шатлыкта яши.

Ана теле балага, беренче чиратта, гаиләдә бирелергә тиеш. Ата-ана, әби-бабай өйдә гел татар телендә генә сөйләшсә, баланың теле дә, һичшиксез, туган телендә ачыла. Шулай ук татар теле укытучылары да бит тел һәм милләт сагындагы төп көчләрнең берсе булып торалар. Камышлы тулы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Тамара Хисмәтова да шулар арасында — татар халкының авыз иҗаты, әдәбияты аша укучыларында ана теленә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт хисе тәрбияли.

Мәкаләне тулысынча «Бердәмлек» газетасы битләрендә укый аласыз.

EDmowqJfpDI

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 584

Комментирование запрещено