Алда сезне олы юллар көтә…

xKNUHmt_zJk23 майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Самараның «Яктылык» мәктәбе ишегалды да бу көн­не иртәдән үк шау-гөр килеп торды. 9 һәм 11 сыйныф уку­чылары, аларның ата-аналары, мөхтәрәм кунаклар тан­таналы линейкага җыелдылар.

Мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга җыенучы укучылар бөтен игътибарларын укуга, алдагы имтиханнарга бирсәләр дә, соңгы кың­гырау бәйрәменә дә ныклап әзерләнергә вакыт тапканнар. Әле генә әти-әниләре кул­ларыннан тотып, кыюсыз гы­на мәктәп бусагасын атлап кергән кыз һәм малайлар, бүген инде буй җиткән егет һәм кызлар булып үсеп җи­теп, горур аккошлар сыман парлашып, вальс әй­ләнәләр. Аларга алмашка килгән беренче сыйныфлар, абый-апаларына уңышлар те­ләп, матур җыр­лар һәм шигырьләр башкаралар. Чыгарылыш сыйныф­ларын тә­брик итү өчен бәй­рәмгә мөфти Талип хәзрәт Ярул­лин һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та килгәннәр иде.

— Бүген бик дулкынландыргыч көн. Чөнки каршыбызда басып торган кыз һәм егетләр олы тормыш юлына чыгарга әзерләнәләр. 11 ел дәвамында укытучылар аларга белем тупларга ярдәм иттеләр. Ә киләчәктә балаларга белемнәрне мөс­тә­кыйль рәвештә алырга туры киләчәк. Укырга беркайчан да соң түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) дөньяга беренче иңдергән сүзләрнең берсе — «укы» дигән сүз булган. Уку, гыйлем алу бары тик уңышларга гына илтәчәк. Сезгә имтиханнарыгызны уңышлы тапшырып, үзегез сай­лаган уку йортларында бе­лем алырга насыйп булсын, хәерле юл! – дип сәламләде Талип хәзрәт укучыларны.

Ильяс әфәнде Шәкүров, мон­нан 40 еллар чамасы элек үзенең дә шулай соңгы линейкада басып торганын, нык дулкынланганын исенә төшереп үтте… «Уку – энә белән кое казу, дисәләр дә, ул киләчәктә, һичшиксез, сез­не җимешләре – күркәм нәтиҗәләре белән куандырачак. Укырга, алга таба үсәргә теләгән һәрбер балага хәлебездән килгән кадәр булышырга тырышырбыз, — диде оешма җитәкчесе һәм, төрле олимпиадаларда, бәй­геләрдә катнашып, җиң­гән укучыларга әнисе Алия Алә­вет­ди­новна Шәкүрова (Сәла­хетдинова) исемендәге дип­ломнар һәм акчалата бү­ләк­ләр тапшырды.

Ә актив укучылар «Як­ты­лык»та шактый икән.

— Мәктәбебезне быел 64 укучы гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлады, төрле олим­пиадаларда, бәйге-ярыш­лар­да катнашып җиңгән яисә призер булган укучылар исемлеге 4 басма биткә сый­мады, — дип ассызыклады мәктәп директоры Радик Газизов.

Мәкаләне тулысынча «Бердәмлек» газетасы битләрендә укый аласыз.

xKNUHmt_zJk

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 629

Комментирование запрещено