Ифтар уздыру – саваплы гамәл

hlwIQq96kTc10 апрельдә  Байтуган авылындагы Сәләй Вәгыйзов музеенда ифтар мәҗлесе -  Коръән ашы уздырдык.

Быел, 20 октябрьдә, Әлифба авторы Сәләй  Вәгыйзовның тууна 115 ел тула, 5 мартта аның вафатына 18 ел булды. Шушы уңайдан, Байтуган авылындагы Сәләй Вәгыйзов музеенда ифтар мәҗлесе -  Коръән ашы уздырдык.

Сәләй Вәгыйзовның әти-әнисенә,  аны үстергән ата-анага, үзенә һәм хәләл җефетенә, балаларына багышлап догалар кылдылар. Барысы да кабул булсын, рухлары шат булсын, Раббым. Амин.

hhWywSKtGqghlwIQq96kTc

С.Г. Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.

Байтуган авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 608

Комментирование запрещено