Яшисебез килеп китте, онытылды картлыклар…

rtpVjtRDqMkИске Ярмәк авылында социаль реабилитация бүлеге эшләп килә. Халык телендә “Шәфкатьлелек” булеге ул.  Без, Яңа Ярмәк авылы пенсионерлары, майның соңгы көннәрендә биредә ял иттек, сәламәтлекләребезне ныгыттык.

Менә инде 2023 елның җәенә да аяк басабыз. Әкрен генә аккан су кебек, гомер дигәнең дә сиздермичә-ашыйкмыйча гына үтеп тора. Кешеләр туалар, усәләр, эшлиләр, балалар үстерәләр. Тормыш ыгы-зыгысы белән олы якка аяк басканыңны сизми дә каласың икән…

Уткән гомерләр кире кайтмый,
Сулар ургә акса да, - дип башлана бит җырлар да. Дөрестән дә шулай бит. Гомер узган саен, без олыгая барабыз. Үткән гомер кире кайта торган булса, без бер дә яшьлектән китәсебез килмәс иде, гел яшь һәм матур гына булып калыр идек. Олыгайган саен сәламәтлегебез какшый, буыннар сызлый, авырткан җирләребез күбәя. Адәм баласының иң затлы һәм кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе — аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырыша.

Иске Ярмәк авылында социаль реабилитация бүлеге эшләп килә. Халык телендә “Шәфкатьлелек” булеге ул.  Без, Яңа Ярмәк авылы пенсионерлары, майның соңгы көннәрендә биредә ял иттек, сәламәтлекләребезне ныгыттык.

Шушы йортка килеп керсәң,
Шәфкатьлелек нуры сибелә.
Шифалы ял йортына тагын,
Тагын да киләсе килә.

Олы кешенең юктан да күңеле була, юктан да хәтере кала, диләр. Бу, чыннан да, шулай бит.  Үзәк кызлары безне бары тик елмаеп кына каршы алдылар.  Автобус әйткән вакытка китереп-алып кайтып йөрде. Афәрин, Җәгъфәр!

Бүлегебезнең эшчеләренең һәркайсы үз урынында ас. Һәркайсыбыз төрле дәвалау процедуралары алдык.  Гөлия төрле аппаратлар белән оста эш итә. Гөлисә төрле мавыктыргыч чаралар уткәрде, шифалы язгы үләннәр белән дә таныштырды. Гөрләтеп кечкенә генә Сабантуй да оештырдылар. Динарыбыз гармунда уйнап, бәйрәмебезне ямьләндерде. Пешекче кызларыбыз Рәшидә, Алия бигрәкләр тәмле пешерәләр. Телеңне йотарсың менә. Лилиябез безнең документлар белән шөгельләнде.

Көндә төрле-төрле мастер-класслар үткәрделәр. Безнең белән ял итәргә үзбәк милләтеннән булган апаларыбыз да йөрделәр.  Алар үз чиратларында локман, кук чучмара, кабак мантые пешерегә өйрәттеләр. Осталар инде, малай! Аслимахан — бигрәкләр тиз, җитез. Афәрин!

Рәхәтләнеп ял итеп, рухи байлык алып, дәваланып, бик тә кәнагәть булып таралыштык. Аллаһының рәхмәте яусын барыгызга да!

Һәркем үз урынында исән-сау эшләсен. Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын, дигән теләктә калабыз.

Яшисебез килеп китте,
Онытылды картлыклар.
Ходай бирсен сәламәтлек,
Мәңге бетмәс шатлыклар.

Эшегездә зур уңышлар
Теләп каласы килә.
Мондый яхшы шәфкать йорты
Төбәгебездә берәү генә!

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт ветераннары! Шушы форсаттан файдаланып, сезне йөрәктәге иң җылы хисләр белән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән дә тәбрик итәбез! Җәй фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, сезнең хезмәт тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Күңел җылыгызны кызганмыйча, олыларга бүләк итәсез, матурлык дөньясына алып керәсез. Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телибез. Алга таба да сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз күңелләрдә бары тик кайнар хисләр генә уятыр, дип ышанабыз!

Һәрвакыт шулай ачык йөзле, киң күңелле булып калыгыз.

rA4ZF1Q7Upg rtpVjtRDqMk wbIZ0eeOjo4

Иң матур, иң изге теләкләр белән Яңа Ярмәк авылыннан социаль реабилитация бүлегенә йөрүчеләр исеменнән Рузалия ГАФУРОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 742

Комментирование запрещено