Илебезнең киләчәге

qZFa2OWUuzoПәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам “Кем сабый баланың башыннан сыйпаса, Аллаһы Тәгалә савабын бирер”, — дип әйткән. Ләкин Раббыбыз балаларны яратып һәм иркәләп кенә түгел, дөрес тәрбия биреп үстерергә дә кушкан бит.

Миңа Камышлы районы, Иске Усман авылындагы балалар бакчасы белән танышырга насыйп булды. Балалар бакчасына барып кергәндә, сабыйлар төшке ашларын ашап утыралар иде. Мине балалар бакчасы мөдире Гөлия Кәримова каршы алды.

— Бакчабыз 1997 елда төзелгән иде. Шул вакыттан бирле мин монда хезмәт итәм. Үз балаларым да шушында тәрбияләнделәр. Ул вакытларда бакчага утызлап бала йөри иде. Ә бүгенге көндә барлыгы ундүрт бала тәрбияләнә. Эшләүче әти-әниләр генә түгел, хуҗабикәләр дә балаларын сөенә-сөенә безгә тапшыралар. Алар: “Бала коллективта дөрес тәрбия ала, чөнки биредә белемле, эшләрен җиренә җиткереп башкаручы кешеләр эшли”, — диләр. Дөрестән дә, гомер буе тәрбияче булып эшләгән хезмәткәрләребез дә, мин үзем дә тормышыбызны сабыйлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Үзебез карап үстергән балаларның язмышын гомер буе күзәтәбез. Уңышларына — шатланабыз, бәлага дучар булсалар – көенәбез. Алар безгә үз балаларыбыз кебек гомер буена бик якын булып калалар. Инде үзләре дә ата-ана булган тәрбияләнүчеләребез әле дә безне онытмыйлар, рәхмәт әйтәләр.

Тулысынча «Бердәмлек»  газетасының 3 июнь санында укый аласыз.

qZFa2OWUuzo

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 578

Комментирование запрещено