Яңа Ярмәк авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрү матур гадәткә әверелде

m2syTH2QK9IХалыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яңа Ярмәк авылында Сабантуй үткәрү матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.


Сабантуй бәйрәме элек-электән язгы чәчүләр тәмамланганнан соң үткәрелә. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме!

Күркәм гадәт буенча балалар Сабантуйда уйнала торган уеннарда катнаштылар: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, ат чабышы, аркан тартышу һ.б.

Балалар уеннарда бик актив катнаштылар! Ярышлар ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

2dqskbbdXu4bqRxadNBDGw dRXOG-gmX6I GeuC09RKxyE HUu-CsFCKBY IY3R5zDs3VU m2syTH2QK9I nJwHMb8H0fk UdRPPrYhquM

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 695

Комментирование запрещено