Авыл — илнең тамыры

Js5sxDAxPXoӘй, замана! Замана кая бара?

Кызганыч ки, бүгенге көндә күп авыллар, тоздай эреп, югалып бара. Ә бит авыл — илнең тамыры ул. Тиешле тәрбия булмаса, агачлар да төптән, тамырдан корый. Шулай ук тамыры корыган илнең дә киләчәге шикле.

Кендек каным шушы җиргә тамгангамы, Гали авылым, үзенең бай истәлекләре, сагышлары, шатлыклы мизгелләре белән йөрәгем түренә кереп урнашып, анда мәңгелеккә урын алган. Газиз җиремдә узган бәхетле, куанычлы көннәр, күңелсез вакыйгалар, ачлы-туклы, ялангач үскән чорлар, гомумән, кайгысы да, сөенече дә — барысы да бүгенгедәй исемдә. Галинең хезмәт сөючән, мәрхәмәтле, ачык йөзле, ярдәмчел, сабыр халкы, күркәм гореф-гадәтләре, күңелле чаралары – бөтенесе дә хәтердә уелып калган.

Авыл кешеләре, көнне төнгә ялгап, ашарга — ризык, кияргә кием булсын дип, күп авырлыклар аша узып, эшләде дә эшләде. Еллар үткән саен, шөкер, көнкүреш үзгәрә барды. Тормыш дәрәҗәсе күзгә күренеп яхшырды. Яңа йортлар төзелде, яшьләр урамнары барлыкка килде. Өйләргә газ, су үткәрелде, асфальт юллар салынды. Күп биналар яңартылды. Шулай итеп, шатлыкка, авыл әкрен генә гөлбакчага әверелде. Халыкка эш урыннары булдырылды, кешеләр, читкә китмичә, туган җирендә тырышып хезмәт куйды.

Тик көтмәгәндә барлыкка килгән сәясәт җилләре, илдәге үзгәрешләр авыл халкының якасына ябышты. Әби-бабаларыбыз тир түгеп аякка бастырган авылыбыз, үсеп, гөр килеп яшәп торганда, үзебезнең арада авыл икмәген ашап үскән түрәләр фәрманы белән, халыкны эшсез калдырдылар.

Тулысынча «Бердәмлек»  газетасы битләрендә укый аласыз.

 

 Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 690

Комментирование запрещено