Зәйнәп апа Әһлиуллина истәлегенә…

06TrEcb9NAsҖиде ел элек, 2016 елның​ 5 июнендә, “Бердәмлек” татар газетасының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина 78нче яшендә кинәт кенә вафат булган иде.​ Искә алуыбыз​​ аның​ рухына изге дога булып барып ирешсен, дип телибез.​

Зәйнәп апа Камышлы районының Дәүләткол авылында үскән (искәрмә: “Красный бережок» бистәсендә туган, анда аның гаиләсе кулаклыкка чыгарылганнан соң яшәгән). Башта педучилищены, аннан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Казахстанда, өлкәбезнең Камышлы районы мәктәпләрендә рус теле укытучысы булып эшли, соңрак Кләүле район газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша.

Энесе Рәфгать Нәбиулла улы Куйбышевка күчеп, “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли башлагач, әнисен һәм Зәйнәп апасын да үз янына алып килә. Биредә Зәйнәп апа “Солдат Отечества” газетасында ун елга якын корректор булып эшләде.

Ә 1990 елда, Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы оештырылгач, аның баш мөхәррире булып энесе Рәфгать Нәбиулла улы билгеләнә. Ул үзенә ярдәмгә Зәйнәп апасын да чакырып ала. Башта Зәйнәп ханым монда корректор булып эшли. Тора-бара ул хәбәрче буларак мәкаләләр дә яза башлый, ә 2002 елда, корректор булу белән беррәттән, җаваплы сәркатиб вазифаларын да үти башлый. Зәйнәп апа соңгы көненә кадәр шул вазифаларында калды.

Рус һәм татар телләрен камил дәрәҗәдә белү, педантлык, тарихи даталарны һәм вакыйгаларны яхшы белү, бернинди проблемага да битараф булмау, һәр кеше белән уртак тел таба алу – Зәйнәп апаны характерлый торган сыйфатлар иде. Һәр хезмәткәр өчен кирәкле сыйфатлар бу. Кызганычка каршы, хәзер андый белгечләр юк диярлек инде, һәм, мөгаен, тиз генә булмас та.

Зәйнәп апабыз, урының оҗмах түрләрендә булсын! Һаман да юксынабыз.

vk.com

Просмотров: 603

Один комментарий

  1. Зәйнәп апаның рухы шат, урыны җәннәтнең түрендә булсын! «Бердәмлек» газетасы редакциясендә ачык йөз, күтәренке күңел белән каршы ала иде.