Ачы тәҗрибә

NWlw49XKhHcКатнаш никах нәрсәгә китерә?

Татарстанның танылган язучысы Ркаил Зәйдулланың “Алла” дип аталган хикәясен бер тында укып чыктым. Оста язучы татар егете Ахияр белән рус кызы Валяның язмышын чагылдырган. Минемчә, бу хикәя укучыларны уйланып калырга мәҗбүр итә. Чөнки монда бүгенге көн проблемасы — катнаш никах турында сүз бара.

Гаилә корып, бераз вакыт узгач, яшьлек дәрте басыла төшә һәм геройларның үзләренең аянычлы язмышлары белән килешәселәре килми. Ә менә гөнаһсыз балалары Сашага ни эшләргә?

Әйе, хәзерге заманда катнаш никахлар саны елдан-ел арта бара. Дөрес, элек тә очраган инде алар. Укучыларыбызга булган бер хәл турында бәян итәсем килә…

Давыт йомшак холыклы булып үсә. Әби-бабасы аңарда кечкенәдән ислам диненә мәхәббәт тәрбиялиләр, ми­һер­банлы, шәфкатьле булырга өйрәтәләр.

Җәйнең кояшлы, матур көннәренең берсендә Са­бир­җан, улы Давытны җигүле атына утыртып, берничә чакрым ераклыкта урнашкан чуваш авылына өй салырга алып бара. Анда барып кергәндә аларга  чиркәүдән “даң-доң”, “даң-доң” дип яңгыраган кыңгырау тавышы ишетелә. Малаеның бу тавышка бераз уңайсызланып китүен күргән Сабирҗан:

- Улым, күңелеңә авыр алма! Аларның да үз тормышлары, үз диннәре бит, — дип әйтеп куя.

Аның сүзләрен раслагандай, озын итәкле кара киемдәге олы гына бер апа, чиркәү яныннан үтеп барганда, берничә тапкыр чукынып куя.

Тулысынча «Бердәмлек» газетасы битләрендә басылып чыкты.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 626

Комментирование запрещено