«Татаркино» Татарстанда төшерелгән 40тан артык фильмны ачык интернетка урнаштырды

02a203a5d3d7c6c75bf55da0901545f7«Татаркино» Татарстанда төшерелгән билгеле фильнарның бер өлешен үзенең рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә һәм YouTube каналына урнаштырды.

Проект ТАССРда кино төшерү һәм кино прокатының 100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге. Ул әлеге юбилей датасының киләсе елда булачагын искәртә.

Юбилей уңаеннан оешма республикада төшерелгән кинофильмнарның каталогын әзерли.

«Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмнар бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче бик күп ватандашларның республикада төшерелгән киноларны карарга теләк белдерүе буенча урнаштырылган. «Заманның тренды шундый – күпләр фильмнарны өйдә карарга тели», дигән ул.

Фильмнар жанрлар буенча бүленгән: драма, музыкаль комедия, биография, боевик, мелодрама һәм башкалар. Фильмнарны төшерелгән елы буенча да сайларга мөмкин.

Сайттан «Мулла», «Хәлимә», «Бибинур», «Сөмбел», «Әпипә», «Зөләйха», «Дилемма», «Күктау» һәм башка фильмнарны карап була.

Фильмнар авторларның һәм хокук ияләренең рөхсәте белән урнаштырылган.

Фильм карау өчен сылтамалар: https://tatarkino.ru/online-cinema/; https://www.youtube.com/channel/UCD9RaeK8qTpG9v6q923RDkg.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 503

Комментирование запрещено