Тормышның төп кыйммәте – гаилә

LfgpfsqxdVkРөстәм Әхмәтҗанов язмышка ышана

Рөстәм Әхмәтҗанов — Челно-Вершины районының Хөсәен (Благодаровка) авылы урамнарында футбол тубы куып үскән малай-шалайларның берсе ул. Кечкенәдән, әтисенә ияреп, авыл мәчетенә йөргән, ислам дине нигезләрен, милли йо­ла­ларыбызны, гореф-гадәтләребене күңеленә сеңдереп үс­кән.

Рөстәм олыларга карата – хөрмәтле, ата-анага карата – игелекле, ә таныш булмаган кешеләр белән әдәпле булу төшенчәләренә нигезләнгән гаилә принципларына бүген дә таяна.

Менә инде 20 елдан артык Рөстәм Әхтәм улы Челно-Вершины районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе бу­лып эшли.

Туган авылында урта мәк­тәпне тәмамлаганнан соң Рөс­тәм, күпчелек яшьтәшләре кебек үк, шәһәргә укырга китә. Самараның дәүләт экономика академиясенә кереп икътисадчы белгечлеге алып чыга. Өлкә башкаласы перспективаларга бай булса да, туган-үскән җиренә файдалы булу теләге егетне авылына тарта. 1998 елда Рөстәм, туган якларына кайтып, башта җирле нефть предприятиеләренең берсендә эшли башлый, ә ике елдан соң суд карарын үтәүгә мәҗбүриләү Федераль органы приставы булып китә, тиешле тәҗрибә туплаганнан соң, аны җирле суд приставлары бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.

- Икътисадчы белеме бе­лән юридик юнәлештә эш­ләве авыррак булды, билгеле. Яңа вазифага керешкәч тә Мәскәү хокук институты филиалына укырга кердем. Беренче мәлләрдә кыенрак булса да, бурычлы кешене суд карарын үтәүгә күндерә белү өчен юридик нормалар, психология алымнарын кулланып эшләргә өйрәнү минем өчен кызыклы булып китте. Кемнеңдер хокукларын саклау һәм гаделлеккә ирешү алымнарының файдасын күрә башлагач, син чыннан да үз урыныңда икәнеңне аңлый башлыйсың икән, — дип сөйли бүлек җитәкчесе.

…Рөстәм әфәнде язмышка да ышана.

Мәкалә тулысынча «Бердәмлек» газетасы битләрендә басылды

 Алинә ХАРИСОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 545

Комментирование запрещено