Хөрмәтле авылдашым, күршем, актив милләттәшебез!
Сине «Туган тел» татар оешмасы һәм шәхсән үз исемемнән туган көнең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, тән сихәте, гаилә иминлеге телим. Барлык ният-максатларың гамәлгә ашсын, һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Алдагы гомер юлларыңны Әлфия ханым белән бергәләп пар канатлы яшәп, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәр.
*
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты