Иртән — чаңгы ярышлары, кичен — концерт!

image19Хөрмәтле авылдашлар, Иске Ярмәктән читтә яшәүче кардәшләр! Барчагызны да 17 февральдә, шимбә көнне, инде матур гадәткә әйләнеп баручы чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз.

Чара авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы Мөхәммәтнур Шәһимәрдән углы Шириязданов исемендә үтәчәк. Бу кышкы уенны шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, данлыклы укытучылар булган Габделхак Ярыйәхмәт углы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевлар истәлегенә дә багышлыйбыз.

Бәйрәм авыл урта мәктәбендәге җыелыштан соң, 10.00 сәгатьтә, Юкәле тау буендагы аланлыкта үткәреләчәк.

Чаңгы ярышларыннан соң, 15.00 сәгатьтә, Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында Габделхак Ярыйәхмәт углы һәм Суфия Сафуан кызы Шаһиевларны искә алу концерты үткәреләчәк. Чарада Самар шәһәренең «Ялкынлы яшьлек» ансамбле дә катнашачак.

Керү ирекле. Сезне көтеп калабыз!

Оргкомитет әгъзасы, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1199

Комментирование запрещено