Самарда Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалы июньдә үк үтәчәк / В Самаре финал регионального отборочного этапа всемирного конкурса «Татар кызы-2019» пройдет уже в июне

Finalistki

Өлкә Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк этабын оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.  Анда бәйгенең финалы башка көнгә күчерелүе турында билгеле булды.

- Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең финалы Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә 27 сентябрьдә  үтәчәк. Ә төбәк этаплары 1 августка кадәр уздырылып бетергә тиеш, -  дип белдерде чараның төп оештыручысы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. Киңәшкәннән соң чараның финалын 15 июньдә Самарның Тимерюлчылар мәдәният сараенда үткәрергә дигән карар кабул ителде.

Утырышта оештыру комитетының хезмәт төркеме җитәкчесе дә  билгеләнде. Бу вазифага бертавыштан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтовне сайлап куйдылар. Ул бәйгенең cайлап алу турлары алдан сөйләшенгәнчә Самарда, Сызранда, Новокуйбышев шәһәрендә узачагын белдерде. Җирле оештыручылар белән киңәшкәннән соң бәйге үтәчәк көннәр өстәмә хәбәр ителәчәк. Ә Тольяттида кастинг 24 февральдә  шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе бинасы  (Тольятти шәһәре , 1- й Одесский проезд, 1 йорт) залында узачак.

Утырышта оештыру комитетына кергән Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе ху­җабикәсе Гөлнара Насыйрова, “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәисе һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдов та бәйгене уздыру буенча  үз тәкъдимнәрен керттеләр.

IMG_5641[1]IMG_5642[1] IMG_5645[1] IMG_5647[1]

Искәртеп үтәбез, бәйгедә  Самар өлкәсендә яшәүче йөзгә чибәр, буй-сынга зифа, эшкә уңган һәм татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны яхшы белүче 18-25 яшьлек туташлар катнаша ала.

* * *

Самую красивую в Самарской области татарскую девушку будут выбирать не 12 октября, как сообщалось ранее, а уже 15 июня в самарском ДК железнодорожников им. А.С.Пушкина. Такое решение было принято на заседании оргкомитета регионального (зонального) отборочного этапа в связи с тем, что финал Международного конкурса “Татар кызы” пройдет в городе Ижевск Удмуртской Республики уже 27 сентября, и региональные этапы конкурса должны завершиться до 1 августа.

Также на заседании директор областного татарского общества “Туган тел” Фархад Махмутов был единогласно избран руководителем рабочей группы организационного комитета регионального (зонального) отборочного этапа. 

В области пройдут отборочные туры-кастинги, об этом сообщим дополнительно. Пока известно лишь то, что тольяттинский кастинг пройдет 24 февраля в зале ГНКАТ (г.Тольятти , Центральный р-н, ул. 1- й Одесский проезд, 1).

Шансы на участие и победу имеют незамужние девушки-татарки, в возрасте от 18 до 25 лет, без детей. В отличие от классических конкурсов красоты программа не предполагает дефиле в нижнем белье. Отборочный тур конкурса предполагает выход конкурсанток в вечерних и национальных нарядах, двухминутное творческое самопредставление девушек и конкурс талантов, в рамках которого девушки должны будут показать свое мастерство в хореографии, вокале или декламации на их выбор. 

Напоминаем, в Самаре подобный региональный отборочный этап был проведен 2014 году.  Тогда финал Всероссийского фестиваля красоты «Татар кызы» прошел в Москве.

Просмотров: 3876

Комментирование запрещено