Алия Арсланованың әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрде

1-DSC_1476«Әмин маҗаралары һәм башкалар» китабы 1000 данә тираж белән нәшер ителде 

Җыентыкны нибары 40 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчкән олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең якты истәлегенә багышлап бастырдык…

Каләмдәшебез — Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы кызы. Әнисе Зөлфия ханым күп еллар авылда фельдшер булып эшли, ялгызы игезәк кызларын Лилия белән Алияне үстерә.

Алия кечкенәдән шигырьләр, балалар өчен әкиятләр яза. Самар дәүләт педагогика университетын тәмамлый, мәктәптә психолог булып эшли. Озак икеләнүләрдән соң, күңелендә иҗат чаткысы булуын сизенеп, журналист һөнәрен сайлый. Самар өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасында алты елдан артык хәбәрче булып эшли. «Самар татарлары» журналы һәм сайты белән дә хезмәттәшлек итә.

Ул өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең шура әгъзасы да, үз инициативасы белән, үз акчасына “Шатлык” татар балалары клубын оештырып, бер ел буе алып барган җәмәгать эшлеклесе дә. Үзәк сабыйларда ана телендә сөйләшү теләге уятты, үзләрен гореф-гадәтләребез, милли бәйрәмнәребез белән таныштырды, әдәби һәм мәдәни байлыгыбызны күзаллау кебек бик җитди тәрбия чаралары үткәрде.

Алиябез 2020 елның 22 декабреннән бирле, коронавирус инфекциясен эләктереп, хастаханәдә ятты. 2021 елның 12 февраль төнендә вафат булды, туган авылында җирләнде. Ире Рәмис, мәктәптә укучы ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир калды.

Мәрхүмә язган әкиятләрне һәм хикәяләрне җыеп, китап буларак тупладык. Иллюстрацияләрне игезәк сеңелесенең баласы Азалия Мөдәрис кызы Шәрәфетдинова әзерләде. Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, өлкәбезнең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров матди ярдәм күрсәтте.

Аллаһы Тәгалә каләмдәшебездән – татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән шәхестән разый булсын.

«Самар татарлары» сайты һәм журналы, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы редакцияләре.

1-DSC_14861-DSC_14821-DSC_1476 1-DSC_1477 1-DSC_1478 1-DSC_1479 1-DSC_1480 1-DSC_14811-DSC_1485

Яңа китап сатуда, бәясе — 150 сум. Җыелган акчалар мәрхүмәнең балаларына тапшырылачак.

Җыентыкны түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин:

- Самар шәһәре, Киров пр., 206 (элеккеге «ИПОЗЕМбанк» бинасы), ҖЧҖ «Акташ», тел.: +79277978280.

- Самар шәһәре, Революционная ур., 142 йорт («Кулинария на Революционной» кибете).

- Самар Җәмигъ мәчете территориясендә урнашкан «Болгар» кибете.

- Самар шәһәре, Воронежская ур., 9 йорт, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы редакциясе.

Просмотров: 2400

Комментирование запрещено