“Яңа гасыр” телеканалында “Музыкаль дистә” тапшыруы урынына “Кайнар хит” тапшыруы алмашка килде. Тапшыруга атна дәвамында “Болгар” радиосында хит-парадта катнашкан 10 җыр керә. Эфир вакытында тамашачылар турыдан-туры тавыш бирәләр. Атна дәвамында һәм эфир барышында бирелгән тавышлар саны кушыла. Иң аз тавыш җыйган клип төшеп кала.
Хит-парадта якташ шагыйребез Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән «Бәхетем аккошлары» җыры да яңгырый, аны Зөбәрҗәт (Зөбәрҗәт Минсафина тумышы белән Ульян өлкәсе Димитровград шәһәреннән) башкара. Җырчының иҗатына битараф калмыйк, кадерле дуслар, аның өчен тавыш бирик. Моның өчен 5065 номерына № 066 кодын җибәрергә кирәк.
Тапшыруны карарга: tnv.ru
Программа турында: bolgarradio.com/programs/kynar-heat/
Просмотров: 2010