8 Март бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән!

6ea4451bfec7b734403648d990c685e6_XLХөрмәтле хатын-кызлар!   Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар! Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – сездә!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим! Читать полностью

Мәгъдания Мидхәт кызы ӘБДЕРӘХИМОВАга!

af6eb3446926Хөрмәтле Мәгъдания Мидхатовна!

Мин Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез «Яктылык» мәктәбе директоры вазифасын үтәдегез, милли мәгариф өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкардыгыз, үзегезнең эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән Самарда яшәүче татарларның күңелен яуладыгыз. Бүген дә җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  шәһәрдә милли мәгарифне үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Алия Илһам кызы ӘБДЕЛГАЛИЕВАга!

10000421Хөрмәтле Алия Илһам кызы!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Гөлшат Габделгазиз кызы БӘКИРОВАга!

415933200158178816Хөрмәтле Гөлшат ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Шамил Рәис улы СӘЛИМОВка!

aa8d2e9930c9Хөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.   Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ватанны саклаучылар көне белән!

kotlayХөрмәтле ватандашлар! Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмне ничек кенә атамасыннар, безнең тарихның барлык чорларында ул илнең һәр ир кешесенең изге бурычны үтәү бәйрәме булып саналды. Бурычка тугры калу вакытка һәм вакыйга масштаблылыгына бәйле булды. Нинди генә шартларда да ил гражданнарына авырлыкларны җиңеп чыгу бурычы йөкләнде. Без гомерен куркыныч астына куеп, Ватанны саклаган шәхесләр алдында мәңге бурычлы. Хәрбиләр ясый торган кыю адымнар барлык дәверләргә символ һәм үрнәк булып тора.

Мобилизацияләнгән ир-егетләр туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерәбез. Алларына куелган бурычларны намус белән үтәп, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде алар. Барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык телим. Дөньялар тыныч, тормышларыбыз мул, рухыбыз нык, көннәребез имин булсын иде.


И.Г.ШӘКҮРОВ,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВка — 55 яшь!

DSC_0600Хөрмәтле Илгизәр хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбриклим!

Сез динебезне көчәйтүгә, мөселманнарның иманнарын ныгытуга зур өлеш кертәсез, дини-агарту эшләрендә актив катнашасыз. Милләтебез алдында торган төрле проблемаларны үз йөрәгегез аша үткәреп, халкыбызны милли йокыдан уяту, битарафлыктан, рухи зәгыйфьлектән һәм дини наданлыктан коткару кебек күпкырлы һәм зур күләмле эшләр эчендә кайныйсыз. Моның өчен никадәр рухи көч, түземлек, сабырлык, куйган максатка ирешү өчен ихтыяр көче, белем һәм зыялылык кирәк. Хәерле хезмәтегез, күпкырлы эшчәнлегегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! 

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineКиләчәктә дә изге максатларыгызны уңай тормышка ашыру өчен без Сезгә галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыздан исәнлек-саулык, бәрәкәтләр һәм  кылган изгелекләрегез өчен милләттәшләребезнең рәхмәтенә сөенеп яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

21 нче февраль — Халыкара туган тел көне!

94bd32a34c79c5a0754795e2ce821нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.


21 февраля — Международный день родного языка Каждый народ — это своя неповторимая культура, история, традиции, образ жизни. И, конечно же, язык. Сберечь его – очень важная задача. Для выживания языка необходимо, чтобы на нем говорило по меньшей мере 100 000 человек. Во все времена языки зарождались, существовали, затем вымирали, иногда даже не оставив следа. Но никогда ранее, они не исчезали настолько быстро. Международный день родного языка, прежде всего, направлен на защиту языков, которые исчезают. Ежегодно исчезало около двух языков… По данным ЮНЕСКО, в мире существует более шести тысяч языков, 95% из которых находится в обиходе всего у 4% населения планеты. Часть из них имеет письменность, другие не имеют. Международный день родного языка отмечается ежегодно 21 февраля. Он был учрежден в 1999 году решением 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО.Отмечается Международный день родного языка именно 21 февраля в память о событиях 1952 года на территории современной Народной Республики Бангладеш (до 1971-го — территория Пакистана). Тогда была жестоко подавлена акция протеста в защиту родного бенгальского языка. В многонациональной России уделяется огромное значение сохранению национальных языков, в федеральном законе РФ о «Языках народов РФ» провозглашается: языки народов Российской Федерации — национальное достояние Российского государства. Каждый язык — особая кладезь знаний, уникальная сокровищница прошлого, настоящего и будущего. Этот праздник заслуживает того, чтобы отмечать его широко и торжественно. Источник: http://www.proeveryday.ru/index.php?id=12/2/21 © proeveryday.ru

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Асия Госман кызы СӘЙФЕТДИНОВАга!

IMG_4045-300x200Хөрмәтле Асия ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Мин Сезне татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес буларак беләм. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм. Big_IMG_3089-300x300Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

КОНТЕКСТ: Читать полностью

«Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Нурсәхи кызы ГЫЙЛӘҖЕВАга!

GilyazevaХөрмәтле Фәния Нурсәхиевна!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Теләкләргә кигәндә, мин Сезгә саулык, озын гомер, максатларыгызның тормышка ашуын һәм тагын озак еллар Самар шәһәренең татар халкына тугры хезмәт итүегезне телим.

kwiaty_na_dzien_kobiet_621x0_rozmiar-niestandardowyИ.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Ригиль Фәрит улы КУРМАЕВка!

0_7b2f5_5fe9cb31_XL-300x300Хөрмәтле Ригиль!

Сине туган көнең белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар клубы җитәкчесе Наилә ӘБДЕЛГӘНИЕВАга!

232.970Хөрмәтле Наилә ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Ильдусу Гаязовичу ГИЛЬМАНОВУ!

ÃÈËÜÌÀÍÎÂУважаемый Ильдус Гаязович!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и НКО «Ассоциация содействия  татарским предпринимателям Самарской области» примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!

Мы знаем Вас как известного и уважаемого человека в Сызрани, успешного предпринимателя, депутата городской Думы, яркого общественного деятеля и мецената.

От всей души желаю Вам крепкого здоровья, благополучия, семейного счастья, а в Вашей многогранной деятельности верных соратников и друзей, удачи и успехов.

fa6ca5ffba20ad335f2685e6dd09ddaeС уважением 

президент СОТО «Туган тел»,

председатель Правления

НКО «Ассоциация содействия татарским

предпринимателям Самарской области»

И.Г.ШАКУРОВ.