Фатыйх Кәримнең кабере тирәсенә чәчәкләр утырттык һәм дога кылдык. Ает авылы музеена тапшыру нияте белән, бисмилла әйтеп, бер чеметем кабер туфрагы алып кайттым.
Мин сагындым.
Язлар минем җаннарымны
Алып кайтты
Дим буйларына…
Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында батырларча сугышып, дан казанган, Җиңү көненә ике ай ярым вакыт калган көннәрнең берсендә яу кырында һәлак булган Фатыйх Кәрим турында мин укып та һәм ишетеп тә белә идем инде. Ә аның катлаулы язмышы, сугыш елларында күрсәткән батырлыгы турында миңа хәрби хезмәттәшем, академик, социология фәннәре докторы, полковник Әмир Зариф улы Гыйльманов сөйләгән иде. Алар икесе дә бер авылда – Башкортостан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туып-үскәннәр, әниләре ягыннан туган да булганнар әле. Читать полностью