Самараның “Океан” кибетендә иртәнге планерка вакытында (1980 елларда төшерелгән фотосурәт).
Самара төбәгенең танылган татар зыялысы Сания Ибраһим кызы Каюмова турында берничә җылы сүз, бүген аның туган көне
Соңгы вакытларда без аның белән, бик еш булмаса да, сәбәбе чыкканда гел очрашып торабыз. Үткән елның маенда 85 яшен тутырган Сания апабыз минем кебек үк татар җәмгыятьләре оештырган мәдәни чараларда катнашырга, үзебезнең үзешчән һәм Казан артистларының концертларын карарга ярата. Менә шундый тамашаларның берсендә без аның белән бергә утырдык. Сания апа кызы Флора ханым белән, гадәттегечә, кочак-кочак роза чәчәкләре алып килгән һәм аларны күңеленә якын җырчыларга сәхнәгә үзе менгереп тапшырырга тырыша. Читать полностью →