Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы яшьләре әлеге бәйрәмне кайтара алсалар, яхшы булыр иде…
30 ел элек дустым Әхмәт Нәфыйгин белән татар милли оешмасы төзүчеләр утырышыннан кайтыр юлга чыктык. Шунда мәйтәм: “Әхмәт, Самар татарларын җыеп, утырыш үткәрдек. Җыелганнар бик шатландылар, безнең эшне хупладылар. Милли оешма булдырып, татар телебезне, мәдәниятебезне сакларга теләвебезне аңладылар. Бу, әлбәттә, бик шәп! Минемчә, безгә хәзер киң аудиториягә чыгарга вакыт. Милләттәшләребезне берләштерергә, татар халкы ярата торган Сабантуй кебек зур чара оештырырга кирәк. Әйдә аны «Кышкы Сабантуй» дип атыйк та, үзебезнең иптәшләргә тәкъдим итеп карыйк”. Читать полностью →