Урамда яз җилләре исә, исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Һавасы ни тора, кошлар да сайрыйлар. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә.
Менә шундый язның бер буранлы көнендә, 18 мартта, Яңа Ярмәк авылы клубында «Туган илем — гөлләр иле» дип аталган концерт программасы булып үтте. Бәйрәмнең максаты - тамашачыларның күңелләрен ачу, үзләрен ял иттерү, моң-шигърият дөньясына алып керү, җаннарын сафландыру, назландыру. Читать полностью