Туган авылым Яңа Усманда тиздән бик ямьле күренеш булачак. Мәктәп йорты халык белән тулыр, музыка һәм матур җырлар яңгырар. Безнең мәктәп 50-еллык юбилеен үткәрә. Шушы бәйрәмне оештыручы укытучыларга, укучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә.
Без яңа мәктәпкә 7нче сыйныфка бардык. Укытучыларым: Зәйнәп, Мөкатдимә, Сания, Гөлҗиһан, Ләлә, Динә апалар, Җәмил, Камил, Халик, Әсхәт абыйлар, Таисия Ивановна, Анатолий Иванович! Алар барысы да гүр ияләре инде, урыннары оҗмахта булсын! Читать полностью