Камышлының “Елмаю” балалар бакчасы тәрбиячесе Флюра Фәйзрахмановна Зарипова.
27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне
Мәгълүм ки, һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Анда алган тәрбия безне гомеребез буе озатып бара, тормышыбызның кыйбласын билгели. Шуңа күрә дә, балаларыбызны һәм оныкларыбызны чын иҗатчылар тәрбияләсен иде. Чөнки тәрбияче — тәрбиянең чишмә башы ул.
Тәрбияче таланты, баланы зур сабырлык белән ярату сәләте — башка талантлар белән чагыштырганда күпкә сирәгрәк очрый. Бала тәрбияләү — даими иҗади процесс, җанның һәм акылның баланы кайгырту белән сугарылган өзлексез хезмәте. Читать полностью →