Похвистнево районының Гали авылында “Милли гаилә — ил байлыгы” дип аталган фестиваль узды. Бу чара Самара өлкәсе хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә.
Быелгы фестивальгә кунаклар Кләүле, Камышлы, Исаклы, Кинель-Черкасс һәм Похвистнево районнарыннан җыелды. Аларны “Самара өлкәсе хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Васильева, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов сәламләделәр һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Читать полностью