Кояшның иртәнге нурлары кытыклый башлаганда гына, төшендә әллә нәрсәләр күреп, сискәнеп уянды ул. Тынычлыгын җуйган иде, озак кына узган тормышын күз алдына китереп ятты. Ләкин чынбарлыкка әйләнеп кайтырга кирәк иде. Чөнки әкияттә генә язмышыңны үзең теләгәнчә көйләп була. Ә тормыш, чынбарлык бөтенләй башкача. Уйламаганда катлаулы борылышлар, көтмәгән хәлләр булырга мөмкин икән.
Әнисә ятагыннан торды, арлы-бирле йөренде. Менә бүген дә берни уйлыйсы, бернинди эшкә тотынасы килми, ашау да үтми. Хатын ире вафатыннан соң барлык йорт эшләре үз җилкәсенә өелеп калуын аңлады. Ә моңа кадәр авыр эшләрне гел ире башкарганын тол калгач кына сизде. Бу дөньяда син беркемгә дә кирәк түгел. Иң матур вакытта бер-береңне кайгыртып, иңгә-иң куеп яшәүче кешең булмавын тыюдан да куркыныч нәрсә юк икән. Читать полностью