“Их! Кичә генә әле
февраль иде,
Бүген давыл кырга кар
ташый;
Март аеның нечкә билле
җиле,
Сузылып ятып җиргә, кар
ашый”…
Март аеның язгы, кояшлы, матур бер көнендә Камышлы районының Иске Усман авылында социаль реабилитацияләү бүлегендә үткәреләчәк Нәүрүз бәйрәменә барырга дип иртән-иртүк юлга кузгалгач, хәтеремә татар халкының яраткан шагыйре Һади Такташ язып калдырган шушы шигъри юллар килде. Дөрестән дә, бигрәк матур көн бит бүген! Читать полностью