Күренекле язучыларыбыз Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның туган көннәрен билгеләп үткәндә күңелне борчыган кайбер уй-фикерләр
Миңа 2016 елның мартында Казанга “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган, аның тормышына һәм иҗатына багышланган китапны тәкъдим итәргә баргач, шундый ук язмышлы икенче каһарманыбыз, күренекле татар шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым аның көндәлекләрен бүләк иткән иде. Әдипнең “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме белән 2013 елда дөнья күргән көндәлекләре шактый күләмле. 584 битле 4 мең данәдә басылган бу китап, әлбәттә, зур бүләк булды. Моңа кадәр дә мин аның “Казан утлары” журналында һәм интернетта урнаштырылган өзекләре белән таныш идем инде. Читать полностью