Похвистнево районы Гали авылында ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, дини йолаларны хөрмәт итәләр. Анда милләтебезнең киләчәген кайгыртучы, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүче, милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрүдә ярдәм итүче шәхесләр, эшкуарлар байтак яши.
Әле октябрь башында гына Олылар көне зурлап үткәрелгән иде, инде шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасы әгъзалары авыл халкын Укытучылар көненә багышланган Корбан мәҗлесенә чакырдылар. Читать полностью