Татарстан мөселманнарының Диния Назәрәтендә Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү буенча беренче киңәшмә үтте. Бу хакта «Хозур» нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге әлеге киңәшмәдә Диния назәрәте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Казан мәчетләре имамнары, мәдрәсә мөгаллимәре катнашты. Алар Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемәнең кирәклеге һәм әһәмияте, проект концепциясе һәм эшлекле төркем составы турында фикер алыштылар. Читать полностью