Күптән түгел артист Похвистнево районының Гали авылында да яңа концерт программасы белән чыгыш ясады.
Фирдус Тямаев — бүген иң яшь популяр артистларның берсе. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, биеп җырлавы күңелләрдә искиткеч якты тәэсир калдыра, яшәү дәрте уята.
Күптән түгел артист безнең Похвистнево районының Гали авылында да яңа концерт программасы белән чыгыш ясады. Галилеләр Фирдүсне бик җылы, көчле алкышлар белән каршы алды. Ул сәхнәгә чыгып, безгә иң матур җырларын бүләк итте, шаян сүзләр сөйләп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде. Тик менә аның “билдән түбән” мәзәкләре генә халыкны борчуга салды. Татар авылларында, олы апалар алдында аларны төшереп калдырса, яхшырак булыр иде. Телисең икән, башка сөйләр урын беткәнмени, рәхәтләнеп шунда сөйлә. Читать полностью →