АЧЫК ХАТ
Хөрмәтле ата-аналар, район, авыл һәм мәктәп җитәкчеләре!
Тарих һәрчак татар халкын сыный. Менә тагы бер сынау килде: татар авылларындагы мәктәпләрдә татар телен һәм татар әдәбиятен бетерү-укытмау, әлеге дәресләрне факультатив ясап калдыру…
Моңа ата-аналарның тыныч кына каравына да ис китә. Минемчә, телгә мәхәббәт гаиләдә дә тәрбияләнергә тиеш. «Татар телен белмәсәң дә ярый, рус телен яхшырак өйрәнергә кирәк», — дип йөрүчеләр күп. Балаларына шулай дип әйтә-әйтә тәрбияләгән әти- әниләр хаклы түгел, минемчә. Телләр белүдән кеше җәфаланмый, армый, аның бары тик белемгә омтылышы гына арта. Бүгенге көндә һәркем бер яки ике генә түгел, ә өч-дүрт тел белергә тиеш! Читать полностью