Маннур Саттаров – фронтовик-шагыйрь, 1941-45 елларда сугышта булган, батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Маннур абыйга 2014 елның 29 ноябрендә 94 яшь тулды. Яшенең зур булуына да карамастан, ул гел йөреп тора. Аның әле автобуска менеп барганын күреп каласың, әле ул, шоферларның котын алып, бөтен кагыйдәләрне бозып, зур юл аша йөгереп чыга, әле “Идел-пресс” ашханәсендә, пешекче кызларга шаян сүзләр әйткәләп, ашарга ала. Гомумән, “Идел-пресс”ка ул көн саен диярлек килеп, бөтен редакцияләргә кереп, шигырьләрен укытып, кайсыларын бастырырга калдырып чыгып китә иде. Иде дим, чөнки соңгы вакытта күзгә-башка чалынмый. Әмма без аңа чылтыраткалап, хәлен сораштырып торабыз. Соңгы чылтыратуыбызга шифаханәдән җавап бирде, “хәлем яхшы, ял итеп ятам әле”, диде.
Читать полностью →