Ноябрьнең соңгы якшәмбесе — Әниләр көне
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк,
Дөнья якты булсын өчен әни кирәк,
Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк,
Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.
Ана! Нинди бөек исем ул. Дөньяда аналардан да изге кеше юктыр ул. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык кадерле җан, йөрәк парәсе.
Авылыбызда яшәүче акыллы, булдыклы әниләребезнең берсе турында язып китәсем килә. Читать полностью