Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге аккаунтында татар эстрадасына игътибар итәргә чакырып язган. Ул анда бүгенге татар эстрадасын ташландык хәлдә дип атый.
“Кем ничек булдыра ала, шулай эшли… Яшәү өчен көрәш бара! Татар эстрадасы һәрвакыт ташландык, хуҗасыз булды!!(( Миллионлап студентлар ел саен институтны бетереп урамда калалар!!! (((Чөнки аларга Эш юк!!! Тәнкыйтьләүчеләр! Бәлки киңәш бирерсез!! Ничек яшәргә һәм кая барырга аларга!!!???? Бик дулкынланам, күүүптән җыелып барды..фикеремнең бер өлешен генә әйтә алдым! Ә башта уйлар бихисап күп!!!!(((((( Татар эстрадасаның киләчәген күрмим ,кызганыч!!!(((“, — дип яза Айгөл Бариева (автор орфографиясе сакланды).
“Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Айгөл Бариева бу фикергә китергән сәбәпләрне күрсәтте. Читать полностью →