«ЭММА и К» ябык акционер җәмгыяте генераль директоры Равилә Гомәр кызы КЫЯМОВАга! / Генеральному директору ЗАО «Эмма и К» Равиле Гумеровне КИЯМОВОЙ!

152Сөеклебез! Без сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез.

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең. Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.  Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын. Тигезлектә, мул тормышта, рәхәттә, сөеп һәм сөелеп, бәхеткә күме­леп яшә. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан ты­нычлыгы телибез.  Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен. Кылган изге­лекләреңнең әҗерен кү­рергә насыйп булсын. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
Олуг бәйрәмең хөрмәтләп,
Әйтик сүз уңаеннан:
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!

Иң изге теләкләр белән әтиең, ирең, кызың, абыйларың гаиләләре белән, Самар, Мәскәү, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

* * *

Уважаемая Равиля Гумеровна!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения! Позвольте выразить наше восхищение и уважение Вам, как отзывчивому человеку, полному энергии и работоспособности.

Искренне желаем Вам  доброго здоровья, семейного благополучия и оптимизма. Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, сохранится все хорошее, что есть в Вашей жизни и приумножатся мгновения радости и оптимизма.

Сотрудники «Кулинарии на Революционной» (ЗАО «Эмма и К»).

*

Равилә ханым КЫЯМОВА турында:

Дарим радость людям

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы МӘХМҮТОВка!

Kued0EqADysХөрмәтле Фәрхәт әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

image (1)Ныклы тазалык, гаилә сәгадәте, озын гомер, балаларыгызның бәхетен күреп, шуңа сөенеп, мул тормышта яшәвегезне телим!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Президенту СОТО «Туган тел», председателю Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», профессору кафедры экономики СГСПУ И.Г.ШАКУРОВУ!

9N7rwD6EK1oKq5PJhXpk7Q

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

22Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек! 

Бөек халкыбызга хезмәт итү юлында Сезгә ихлас күңелдән сәламәтле озын гомер, иминлек, шәхси тормышыгызда һәм гаять җаваплы хезмәтегездә илһам һәм уңышлы казанышлар телим.

Самар шәһәр округы Думасы депутаты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет президиумы әгъзасы Рифкать Туктар улы ХУҖИН.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

ROZY_V_KORZINE_nasimke_ruХөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.

Ягъфәр Ибраһим улы САФИНга!

p19cr47n1p150d12ro1pia174o65b4Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез!  Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Озын тигез гомер, гаилә бәхете-шатлыклары, тән сихәте телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән хәләл җефетең, кызларың Гөлнур, Гөлназ гаиләләре белән.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

wS9PiBhx5i0Сөекле, кадерле, яраткан әтием! Сине туган көнең белән кайнар котлыйм, озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим.

Матур таңнар атсын синең өчен,
Тормыш дәртең бер дә сүнмәсен,
Һәр яңа көн сиңа нык исәнлек 
Һәм гомерлек сәламәтлек өстәсен.

Котлы булсын синең туган көнең. Саулык булса, җирдә бар да була.

Изге теләкләр белән кызың Наилә.

Васил Шәйхразиев татар халкын Яңа ел белән котлады / Василь Шайхразиев поздравил татар с Новым годом

IMG_7971Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барчагызны да якынлашып килүче Яңа 2019нчы ел белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Без 2018 елны аның шатлыклары, тормышыбызда булган уңышлары вә куанычлары белән искә алабыз. Шул ук вакытта, без узып баручы елда тормышка ашырылмаган эшләребез һәм хыялларыбыз барлыгын да онытмыйбыз.

Узган елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булгандыр. Иң мөһиме — без үз язмышыбыз өчен җаваплы була алдык һәм төрле сынауларны сабырлык hәм түземлек белән лаеклы уздык. Читать полностью

Яңа елда да бердәм һәм бергә булыйк! / С наступающим Новым 2019 годом!

Безымянный коллаж(1)Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Барлык борчуларыбыз үтеп баручы 2018 елда калсын, алда безне бары тик шатлыклы вакыйгалар көтсен иде, дигән теләктә калыйк. Читать полностью

Якынлашып килүче Яңа ел белән, хөрмәтле милләттәшләр!

yana_2011-1Хөрмәтле  сайт укучыларыбыз!

Яңа 2019нчы елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак!

Киләсе ел бар кешегә бәхет алып килсен, гаиләләргә, дөньяларга тынычлык, иминлек китерсен, борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калабыз. Якынлашып килүче Яңа ел белән, милләттәшләр! Яңа бәхетләр белән!

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы администрациясе.


Медиа-порталу «Самар татарлары» — 5 лет!

mg9qQ5_Bc-Eimg021img020

«Бердәмлек» газетасыннан, 10 ноябрь, 2018 ел

Читать полностью

«Бердәмлек» газетасыннан, 3 ноябрь, 2018 ел

Читать полностью