Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Саимә Әхмәдулла кызы МОРЗАХАНОВАга — 70 яшь!

МурзахановаХөрмәтле Саимә апабыз!

Сез озак еллар “Бердәмлек” га­зетасының штаттан тыш хә­бәрчесе булып торасыз, өлкә татарларына Похвистнево районында узган милли һәм иҗтимагый чаралар, бәйгеләр турында хәбәрләр җиткерәсез. Дини тәрбия, туган тел темаларына, милләт язмышына багышланган язмаларыгыз да байтак.

Укучыларыбыз сезнең шигырьләрне, гыйбрәтле хикәяләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар. Аларда табигатьнең гүзәллеге, дөньяларның матурлыгы, тормышның яме чагыла. Кайберләрендә үзәкөзгеч юксыну, хатын-кызның моңлы күңе­леннән саркып чыккан сагыш та бар. Читать полностью

Гомер юлын Тупли авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган Җәрия апа ДӘҮЛӘТШИНАГА — 80 яшь!

№9-400x358Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучы апабыз! Сезне олы юбилеегыз белән кайнар кот­лыйбыз!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Күпсанлы укучыларың  һәм Шәкүровлар гаиләсе исеменнән Ильяс Шәкүров һәм Равиля Кыямова-Шәкүрова.

Губернатору Самарской области Н.И.Меркушкину!

pic_69325Уважаемый Николай Иванович!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и от меня лично примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!

1347831743-438655-0194226_www.nevseoboi.com.uaЖелаю Вам, уважаемый Николай Иванович, здоровья на долгие годы, семейного благополучия, новых успехов и достижений на благо народа нашего многонационального региона!

   И.Г. Шакуров, президент  СОТО «Туган тел» («Родной язык»).

Новогоднее поздравление от НКАТ г.о. Сызрань и ансамбля «Чишмя»

Яңа өметләр белән

i3Вакыт бигрәк тиз уза, кайчакта ел түгел, гомер үткәнен дә сизми калабыз. Әле кайчан гына 2016 елны башлаган идек, менә ул тәмамланды да инде.

Элек табигатьтә дә ниндидер тотрык­лык бар иде кебек. Ә хәзер һава торышы атна саен гына түгел, көн саен үзгәреп тора: иртән чалт аяз булса, кичкә таба яңгыр ява башлый һәм киресенчә. Читать полностью

“Сәлам” гәҗитәсенең хәбәрчесе, якын дусты Сөләйман кызы Наилә ХӨСӘЕНОВАның туган көне!

НаиляХөрмәтле Наилә ханым!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, иминлек, мул, тыныч тормыш телибез.

“Сәлам” гәҗитәсенең укучыларын киләчәктә дә тирән эчтәлекле, кызыклы мәкаләләрегез, матур-матур шигырьләрегез белән сөендереп торыгыз.

Һәрвакыт шундый ягымлы, мөлаем, ачык йөзле, киң күңелле булып калыгыз!

*

Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

“Сәлам” гәҗитәсе хезмәткәрләре.

Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән / С Днем сотрудника органов внутренних дел Российской Федерации

IMG_0319Хөрмәтле хезмәткәрләр, ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим! 

Бүген бөтен илебез җәмәгать тәртибен саклаучылар, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне, кеше артына качып калмаучылар һәм беренче чакыру белән ярдәмгә килүчеләрне, үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтли. Россия чын профессионаллар һәм Ватанны лаеклы яклаучылар белән һәрвакыт горурлана. 

Намуслы һәм фидакарь хезмәтегез, антыгызга тугры булганыгыз, хезмәт бурычларыгызны югары җаваплылык тоеп башкарганыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, Ватаныбызның чәчәк атуы хакына армый-талмый хезмәт итүегездә уңышлар телим.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Самар шәһәре татарлары автономиясе рәисе Рифгат Хуҗин.

* * *

​Уважаемые сотрудники и ветераны органов внутренних дел!

Искренне поздравляю вас с профессиональным праздником!
Ваш героический труд – это гарантия спокойствия и жизни граждан, одна из важнейших основ безопасности государства. На вас лежит ответственность за сохранение законности и правопорядка, именно к вам – сотрудникам органов внутренних дел обращаются люди за помощью в трудную минуту, и вы с честью выполняете свой долг в любых, даже самых тяжелых условиях.
Спасибо вам за нелегкий, но такой необходимый труд!
Пусть ваша жизнь будет наполнена радостными событиями, а деятельность отмечена признанием и уважением людей. Примите искренние пожелания здоровья и мира! Благополучия вашим семьям, верных друзей и удачи в делах!

Представитель Общественного совета при региональном Главке, председатель татарской национально-культурной автономии г.Самара Ривгат Хузин.

Главе Самары Олегу Борисовичу ФУРСОВУ!

fursov_trud.samregion.ru1_Уважаемый Олег Борисович!

От имени СОТО «Туган тел» и от меня лично примите самые искренние поздравления по случаю Вашего избрания на должность главы Самары. Вы знаете все «болевые точки» города, а, соответственно, и впредь сможете грамотно и эффективно решать данные вопросы на посту главы Самары.

Желаем здоровья Вам и Вашим близким на долгие годы, семейного благополучия, успехов и достижений на благо жителей нашего многонационального города! 

Ильяс ШАКУРОВ, 

президент СОТО  «Туган тел».

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

i12 сентябрь – Корбан гаете

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәлә­мүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Самара өлкәсе мө­сел­ман­нарының ре­гио­наль Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Читать полностью

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы һәм аның хәләл җефете Альбина Харис кызы МӘХМҮТОВЛАРга!

729028_ef6365e751fee5a639f4046a144da685Хөрмәтле Фәрхәт әфәнде һәм Альбина  ханым!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзалары һәм шәхсән үз исемемнән  сезне ихлас күңелдән улыгыз тууы белән тәбриклибез!

Ата-ана өчен баланың кадере хакында сөйләп тору урынсыздыр. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп бетереп булмый. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп, шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча, гел куанышып яшәргә, дигән теләктә калабыз.

Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, таза, аталы-аналы, үзегез кебек шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”- диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын. Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. 

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Рәшидә Мөхәммәт кызы ВӘЛШИНАга!

roz-buketСөекле әнием, әбием, туганыбыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сихәтлек, зирәклек, зиһен сафлыгы, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Ал син бездән тәбрик сүзен,

Шушы булсын бездән бүләкләр,

Тыныч тормыш, саулык, озын

                                       гомер

Сиңа бүген бездән теләкләр.

Кызың Әлфия, оныгың Дана, Ильяс, Шәкүровлар, Кыямовлар гаиләләре, Мәскәү, Оренбург, Ульян шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасына – 25 яшь!

Редактор Яна Вакыт

Фәннүр Шәрифулла улы Гайсаров.

Хөрмәтле Фәннүр Шәрифулла улы, кадерле
“Яңа вакыт” газетасы хезмәткәрләре!

Оренбург өлкәсендә 1991 елда дөнья күргән “Яңа вакыт” татар газетасы данлыклы агалы-энеле Рәмиевлар нәшер иткән “Вакытъ” газетасының дәвамчысы булып санала. “Вакытъ”ка бүген — 110, ә менә “Яңа вакыт”ка 25 яшь кенә тулды. Шушы чирек гасыр эчендә “Яңа вакыт” Оренбург өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең йөзек кашына, көзгесенә, киңәшчесенә һәм таянычына әверелеп, бүген матбугат дөньясында, татар басмалары арасында лаеклы урын били.

Сезне, Фәннүр әфәнде Гайсаровны, газетаның алыштыргысыз мөхәррирен, барлык хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, басманың башында торган фидакарь милләттәшләребезне “Яңа вакыт”ның беренче саны чыгуына 25 ел тулу уңаеннан ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, бәхет, шатлык-сөенечләр, халкыбызга хезмәттә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Хөрмәт һәм ихтирам белән ут күршеләрегез — Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән басманың баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.


 КОНТЕКСТ:

Татар “Таймс”ы

“Бердәмлек” газетасының җаваплы сәркатибе һәм хәреф хаталарын төзәтүче хезмәткәре Зәйнәп Нәбиулла кызы ӘҺЛИУЛЛИНАга!

БукетХөрмәтле Зәйнәп Нәбиулловна!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән тәбриклим.

«Бердәмлек» газетасы – өлкәбездә яшәүче милли җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, газетаның җаваплы сәркатибе буларак керткән шәхсән өлешегез дә әйтеп бетергесез зур.

Сезгә тагы да озак еллар төбәгебездәге татар халкының мөнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.