Барча туганнарыгыз исеменнән Ильяс Шәкүров.
Главному редактору информационного медиа-портала «Самар татарлары» («Самарские татары») Р.Р.НУРЕТДИНОВОЙ
Гөлсинә Шәфыйк кызы ГАРИФУЛЛИНАга — 55 яшь!
Президенту СОТО «Туган тел» И.Г.ШАКУРОВУ!
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!
Председателю совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк» И.Г.Шакурову!
Поздравительный адрес от Губернатора Самарской области Н.И.Меркушкина
ТР традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә ханым ҖӘҮҺӘРОВАдан Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!
Президенту СОТО «Туган тел», председателю совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк», Ассоциации содействия татарским предпринимателям Самарской области, профессору кафедры экономических наук ПГСГА И.Г. ШАКУРОВУ!
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «ИПОЗЕМбанк»ның директорлар шурасы рәисе, икътисад фәннәре докторы, «Самар татарлары» («Самарские татары») медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка — 50 яшь!
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән тәбриклибез!
Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.
Сезнең хезмәтегез милләтебез көнкүрешенең бөтен тармакларында да ачык күренә. Ул милли мәгърифәтне, мәдәниятне, динне, авылларыбыз киләчәген, халкыбыз язмышын даими рәвештә кайгыртудан гыйбарәт. Алар инде Сезнең яшәү рәвешенә, тормыш максатына әверелгәннәр булса кирәк.
Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп, бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде.
Сезгә корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
«Самар татарлары» («Самарские татары»)
дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз.
Сез — алдынгы фикерле, милли җанлы татар әйдаманы, бәяләп бетергесез эшләр алып баручы шәхес. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Җәмәгать эшләренә битараф түгелсез, халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз.
Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Киләчәктә дә изге ниятләрегез тормышка ашсын, бар булган тырышлыгыгыз милләтебез үсешенә сәбәпче булсын өчен Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, фикер байлыгы, зирәклек, рухи көч һәм бәхетле озын гомер телибез.
Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде.
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзалары.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “ИПОЗЕМбанк”ның директорлар советы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!
Самар җирендә татар милли хәрәкәтен башлап җибәргән “Туган тел” оешмасы елдан-ел үзенең эшчәнлеген җәелдерә бара. Соңгы елларда аны тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче Ильяс Гомәр улы җитәкли. Ул үзенең фикердәшләре белән бергә милли хәрәкәтнең беренче сафларында атлап бара. Яңа президентның тырышлыгы белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырыла башлады. Шушы рәттә “Самар татарлары” журналы аерым урын алып тора.
Хөрмәтле Ильяс әфәнде! Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, хәерле исәнлек, гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар телибез. Киләчәктә дә шулай бергәләшеп халкыбызга, динебезгә файдалы гамәлләр кылып яшәргә язсын иде.
Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте,
Самар өлкәсе “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы,
“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды,
Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте.
Шушы котлауга һәм теләкләргә Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле коллективы да, “Бердәмлек” татар газетасы хезмәткәрләре дә, өлкәбезнең башка татар иҗтимагый оешмалары да кушылалар.
Председателю совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк» И.Г.Шакурову!
Примите самые теплые и добрые поздравления по случаю Вашего юбилея!
Мы знаем Вас как грамотного руководителя, ученого, успешного предпринимателя, мецената и яркого общественного деятеля.
Во-многом, именно благодаря Вашему профессионализму и огромному опыту ООО «ИПОЗЕМбанк» на протяжении многих лет сохраняет нишу одного из самых востребованных банков Самарской области и не останавливается в своем развитии.
Желаем Вам, уважаемый Ильяс Гумерович, доброго здоровья на долгие годы, семейного счастья, благополучия в делах и добрых начинаниях!
С уважением совет директоров и коллектив ООО «ИПОЗЕМбанк».