ТР традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә ханым ҖӘҮҺӘРОВАдан Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

ИльясГумеровичШакуров

Президенту СОТО «Туган тел», председателю совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк», Ассоциации содействия татарским предпринимателям Самарской области, профессору кафедры экономических наук ПГСГА И.Г. ШАКУРОВУ!

поздравление

 

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «ИПОЗЕМбанк»ның директорлар шурасы рәисе, икътисад фәннәре докторы, «Самар татарлары» («Самарские татары») медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка — 50 яшь!

shakurrХөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән тәбриклибез!

Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.

Сезнең хезмәтегез милләтебез көнкүрешенең бөтен тармакларында да ачык күренә. Ул милли мәгърифәтне, мәдәниятне, динне, авылларыбыз киләчәген, халкыбыз язмышын даими рәвештә кайгыртудан гыйбарәт. Алар инде Сезнең яшәү рәвешенә, тормыш максатына әверелгәннәр булса кирәк.

66d0c7138dee7a8e8fe24166ab00da8dХалкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп,  бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде.

Сезгә корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.

«Самар татарлары» («Самарские татары»)

дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

0a33e1b94a625cacf4e3379e4ba7a6b8Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз.

Сез — алдынгы фикерле, милли җанлы татар әйдаманы, бәяләп бетергесез эшләр алып баручы шәхес. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән  зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз.

Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!

Киләчәктә дә изге ниятләрегез тормышка ашсын, бар булган тырышлыгыгыз милләтебез үсешенә сәбәпче булсын өчен Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, фикер байлыгы, зирәклек, рухи көч һәм бәхетле озын гомер телибез.

Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде.

Самар  өлкә «Туган тел»  татар җәмгыяте әгъзалары.

 

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “ИПОЗЕМбанк”ның директорлар советы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

be580da3f0b0c214a18bd4cfed9d5619bc8627133493496Самар җирендә татар милли хәрәкәтен башлап җибәргән “Туган тел” оешмасы елдан-ел үзенең эшчәнлеген җәелдерә бара. Соңгы елларда аны тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче  Ильяс Гомәр улы җитәкли. Ул үзенең фикердәшләре белән бергә милли хәрәкәтнең беренче сафларында атлап бара. Яңа президентның тырышлыгы белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырыла башлады. Шушы рәттә “Самар татарлары” журналы аерым урын алып тора.

Хөрмәтле Ильяс әфәнде! Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, хәерле исәнлек, гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар телибез.  Киләчәктә дә шулай бергәләшеп халкыбызга, динебезгә файдалы гамәлләр кылып яшәргә язсын иде.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте,

Самар өлкәсе “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы,

“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды,

Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте.

Шушы котлауга һәм теләкләргә Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле коллективы да, “Бердәмлек” та­тар газетасы хезмәткәрләре дә, өлкәбезнең башка татар иҗтимагый оешмалары да кушылалар.

Председателю совета директоров ООО «ИПОЗЕМбанк» И.Г.Шакурову!

c2438cfd8309  Уважаемый Ильяс Гумерович!

  Примите самые теплые и добрые поздравления по случаю Вашего юбилея!

Мы знаем Вас как грамотного руководителя, ученого, успешного предпринимателя, мецената и яркого общественного деятеля.

Во-многом, именно благодаря Вашему профессионализму и огромному опыту ООО «ИПОЗЕМбанк» на протяжении многих лет сохраняет нишу одного из самых востребованных банков Самарской области и не останавливается в своем развитии.

Желаем Вам, уважаемый Ильяс Гумерович, доброго здоровья на долгие годы, семейного счастья, благополучия в делах и добрых начинаниях!

 

С уважением совет директоров и коллектив ООО «ИПОЗЕМбанк».

 

Председателю Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» И.Г.Шакурову!

1b1d3e73d3371870991ac1d69a6fbde7Уважаемый Ильяс Гумерович!

Примите самые искренние и сердечные поздравления с 50-летним юбилеем

Ваша деятельность заслужила уважения и доверия в деловой сфере, среди коллег  и партнеров по бизнесу. Искренне желаем Вам  быть всегда таким же творческим, энергичным и успешным человеком!

С уважением члены НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области».

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево район “Туган тел” татар мәдәни-агарту оешмасы рәисе, ”Хәләл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Расих Мөҗәһит улы ЛАТЫЙПОВКА!

283bХөрмәтле Расих әфәнде! Самар өлкәсе һәм гомумән бөтен Россиядә яшәүче татарлар Сезне уйлап фикер йөртүче һәм уңган эшкуар, милли җанлы шәхес дип таный. Халкыбызның туган телен, гореф-гадәтләрен, динен саклап калу һәм пропагандалау эшенә керткән өлешегез искиткеч зур. Сез татар милли хәрәкәтенә килеп кереп, җиң сызганып эшли башлаганнан бирле, туган авылыгызның  даны бөтен татар дөньясына таралды. Расих Латыйповның заманча эш йөртә белүе, яңа ысуллардан файдалану сәләте барыбызга да үрнәк булып тора.

Без, көрәштәшләрегез, Сезгә сәламәтлек, бөтен башлангычларыгызда да уңышлар һәм бәхет телибез!

Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте

рәисе Әнвәр ГОРЛАНОВ,

Самара өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин КАНЮКАЕВ,

“Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды

рәисе Гомәр БАТРШИН,

Самара шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте

рәисе Рифкать ХУҖИН.

Шушы котлауга һәм теләкләргә Самарның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле коллективы да, “Бердәмлек” та­тар газетасы хезмәткәрләре дә, өлкәбезнең башка татар иҗтимагый оешмалары да кушылалар

Миңлегөл Туктар кызы САБИРОВА-ГАЛИМОВАга!

600867_uy0l29kcrjkskc0cКадерле сыйныфташым! Сине чын кү­ңелдән юбилеең белән котлап, иң изге теләк­ләремне юллыйм.  Исәнлек-саулык сиңа, ирең белән тигез тормыш ит, тигез канат белән үстергән кызларыңның бәхетен күреп, шуңа сөенеп яшә. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Иң изге теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Рөстәм Ибраһим улы МОСТАФИНга — 50 яшь!

fa6ca5ffba20ad335f2685e6dd09ddaeКадерле сыйныфташым! Син бүген үзеңнең олы юбилееңны билгелисең. Ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Январь салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.

50 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Елдан-ел төпле акылың тулыланып торсын. Саулык, иминлек, ак бәхетләр сиңа!

Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

«Для Самарской области уходящий год был богат на яркие события», — Николай Меркушкин

image67441553

Губернатор убежден, что многое удалось сделать благодаря созидательному настрою всех жителей региона.

«Уважаемые жители Самарской области, дорогие друзья! Сердечно поздравляю вас с наступающим 2015 годом! Немного времени остается до Нового года. Совсем скоро с боем кремлевских курантов под торжественные звуки Гимна России начнется его отсчет», — поздравил жителей области губернатор Николай Меркушкин.
Читать полностью

Якынлашып килүче 2015 ел белән! / С наступающим 2015 годом!

gXMJ61LR1FsХөрмәтле милләттәшләр!

Сезне Самара  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар, «Ипозембанк» җаваплыгы чикләнгән оешма һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән чын күңелдән тәбриклим.

Яңа елга адым атлау - үткән елга билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә ниятләрне билгеләү-барлау вакыты.  “Туган тел” җәмгыяте узып баручы елда үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте, юбилей елында бик күп чаралар уздырды. Аларның максаты - татар милли мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, татар балаларын милли рухта тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне саклау һәм торгызу өчен шартлар тудыру. Моның өчен көчебезне дә, вакытыбызны да, матди чыгымнарны да кызганмадык. Шул ук вакытта без сәяси чараларда да катнаштык. Һәм, мәсәлән, Губернатор сайлауларында зур көчкә ия булуыбызны раслый алдык.

Ни кызганыч, быел без өлкә татарлары корылтаен җыя алмадык. Ә бит ата-бабаларыбыз дине, теле һәм рухи мирасы бездә генә тә­мам­ланмасын, дәвам итсен дисәк, киңәшеп эшләргә кирәк.
Читать полностью

С праздником Мавлид ан-Наби!

57392485Ас-саляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху!

Уважаемые братья и сестры!

От имени Духовного управления мусульман Самарской области и от себя лично искренне поздравляю вас с праздником Маулид ан-Наби!

Этот праздник отмечается 12 числа месяца Раби уль-Авваль. В 2015 году он приходится на 2-3 января. Читать полностью