Специалисту Исаклинской ЦРБ, врачу общей практики Рифу Хайдаровичу ГИБАДУЛЛИНУ!

SONY DSCУважаемый Риф Хайдарович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения и пожелания крепкого здоровья, семейного счастья, стабильности в делах, успехов в реализации всех намеченных планов, воплощения всех надежд!

Огромное Вам спасибо за всю ту неоценимую помощь, что была Вами оказана нашим землякам!

Ильяс ШАКУРОВ,

президент Самарского областного татарского общества «Туган тел».

Кәдрия Әхтәм кызы ХӘКИМОВА-САТДАРОВАга!

Pbuket44Кадерле сыйныфташым! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларың гамәлгә ашсын, һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Журналист, шагыйрь, тарихи китаплар авторы, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Фәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВка — 75 яшь!

ШирияздановХөрмәтле Фәрит әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез — юбилеегыз белән котлыйм.

Без Сезне Самар татарлары тормышы үзә­гендә кайнаучы журналист, тарихчы, җә­мәгать эш­леклесе буларак беләбез, хөр­мәт итәбез. Киләчәктә дә бу хезмәтегез дәвамлы булып, динебезне, мил­ләтебезне, гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисты Искәндәр әфәнде ӘХМӘТОВка!

DSC_0731Хөрмәтле Искәндәр әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телим. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Начальнику ДО полка Дорожно-патрульной службы Госавтоинспекции Управления МВД России по г. Самара, полковнику полиции Шавкату Фоатовичу МИНГАЧЕВУ!

iУважаемый Шавкат Фоатович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. Желаю Вам  неизменного оптимизма, неиссякаемой веры в себя, терпения, сил и здоровья для претворения в жизнь планов и стремлений.

С уважением президент СОТО «Туган тел», председатель правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области» И.Г.ШАКУРОВ.

Тупли авылында яшәүче ветеран-укытучы Равиля Тәлгать кызы ЗИЛИДИНОВАга!

856a02d2b0c582c534c6f3d123cc667eКешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучыбыз! Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйм!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен, изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Похвистнево районындагы Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Хәмит улы МУЛЛАБАЕВка!

u8zmvYNvХөрмәтле Идрис әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Булдыклылыгызны, тырышлыгыгызны, ихласлыгыгызны күреп алган авыл халкы Сезне 1999 елда җирле хакимият башлыгы итеп сайлап куйган. Шулай итеп егерме елдан артык туып-үскән авылыгызның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.

Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.


КОНТЕКСТ:

Уңган, булган Муллабаевлар

Директору АНО «Центр социального и межкультурного партнерства «Содружество» Дмитрию Витальевичу МЮЛЬБАХУ!

qaHhCduO9k6MZFYpkKFqS7OV4-VJwcwx8u2ib6cGoAF0lTMsAJSSCif1OuIdcSXLgWc74yo3Уважаемый Дмитрий Витальевич!

Примите самые теплые и искренние поздравления по случаю Вашего дня рождения!

Желаю Вам доброго здоровья на долгие годы, пусть Ваша жизнь остается всегда наполненной плодотворным трудом, поддержкой единомышленников, пониманием и любовью близких Вам людей!

С уважением  президент СОТО «Туган тел», председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», профессор кафедры экономики СГСПУ И.Г.ШАКУРОВ.

Өлкә яшүсмерләр китапханәсенең беренче директоры, шагыйрә Разия Гомәр кызы БУКИНАга — 80 яшь!

И-ее-страница-есть-в-этом-альбоме-2017-годХөрмәтле Разия ханым!

Сезне туган көнегез-юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим.

Сез күп еллар Самарның Ленин проспектында урнашкан Өлкә яшүсмерләр китапханәсе белән җитәкчелек иттегез. Бүген дә бик актив тормыш белән яшисез, матур шигырьләр иҗат итәсез.

d6d05341ea3cКиләчәгегез кояш кебек якты, туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

В Самаре дочь Востока расцвела

* * *

Энҗеләребезне барлап торыйк

* * *

Ә йөрәге һаман яшь, күңелендә көлә яз!

“Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВАга!

imageХөрмәтле Җәмилә ханым!

Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйм.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

i2И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Равил Харис улы НУРЕТДИНОВка!

51krrozaКадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине туган көнең белән тәбриклибез. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң из­гесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Бар­лык теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, тигезлектә, исәнлектә-саулыкта, шат­лыкта-муллыкта яшәвеңне теләп калабыз.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, улың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

Тупли авылы имамы Туктаргали Минвәли улы МОТАЛЛАПОВка!

7819455-300x30011Хөрмәтле Туктаргали әфәнде!

Мин Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим!

Сез әтиегезнең эшен дәвам итеп, мулла хезмәтен башкарасыз. Динебез юлыннан тайпылмыйча, авылдашларыбызга, дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый ярдәм итеп яшисез.

Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Сезгә киләчәктә дә хәерле имам хезмәте, игелекле эшчәнлегездә уңышлар hәм бәхетле гомер телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Миңлегөл Туктар кызы САБИРОВА-ГАЛИМОВАга!

anh-hoa-phong-lan-trang-dep-nhat-khien-nguoi-xem-say-me-15Кадерле сыйныфташым! Сине чын кү­ңелдән туган көнең белән котлап, иң изге теләк­ләремне юллыйм.  Исәнлек-саулык сиңа, ирең белән тигез тормыш ит, тигез канат белән үстергән кызларыңның, аларның балаларының бәхетен күреп, шуңа сөенеп яшә.  Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.