Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Әлфия Сабирҗан кызы МӘХМҮТОВАга!

e0f3a0777cc7-300x292Хөрмәтле Әлфия ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Азалия ӘБДЕЛВӘЛИЕВАга (ҖӘЛӘЛЕТДИНОВАга)!

d6d05341ea3cХөрмәтле Азалия ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Рөстәм Ибраһим улы МОСТАФИНга!

buket-gerbery-v-kompoziciiКадерле сыйныфташым! Туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыңның тормышка ашуын теләп калам.

Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

 

“Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Румия Әгъзам кызы ИСМӘГЫЙЛОВАга!

imageХөрмәтле Румия Әгъзамовна!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы һәм катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм.

i5И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, публицист, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил ЗӘЙДУЛЛАга!

20eTmNfiodoХөрмәтле Ркаил әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. 

Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр һәрвакыт Сезнең игътибарыгызны үзенә җәлеп итә, Сез аларның берсенә дә битараф түгелсез, мөмкинлегегез булган саен аларга матбугат аша үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерә киләсез. Барлык тырышлыкларыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. 

Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы, мил­ләтебезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.

Члену Совета СОТО «Туган тел», Международного союза юристов, Ассоциации юристов России, кандидату юридических наук, доценту юридического факультета СамГУ, профессору КазИИТУ Рамилю Зякяриевичу ЮСУПОВУ!

usupov_NУважаемый Рамиль Зякяриевич!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения и пожелания крепкого здоровья, семейного счастья, стабильности в делах, успехов в реализации всех намеченных планов, воплощения всех надежд! Пусть Ваша работа приносит удовлетворение и успех, а рядом с Вами всегда будет команда единомышленников и профессионалов!

Ильяс ШАКУРОВ,

президент Самарского областного татарского общества «Туган тел», профессор кафедры экономики СГСПУ.
 

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Рияз Мәсхүт улы АЛТЫНБАЕВка!

362835054285824320Хөрмәтле Рияз әфәнде!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән Сезне туган көнегез белән  котлап, исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тор­мыш телибез. Аллаһы Тәгалә хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Язмыш Сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф, самими булсын! Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбленең солисты, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Әлфия Фәһим кызы ЙОСЫПОВА-CӨНГАТОВАга!

image103

Хөрмәтле Әлфия ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Озын гомер, бәхет-шатлыклар, тән сихәте телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

букет2И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Вәсилә Мәхмүт кызы ИДРИСОВАга!

i (2)Хөрмәтле Вәсилә ханым!

Иң якты теләкләр белән Сезне туган көнегез белән котлап, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Государственному советнику РТ, Председателю Попечительского совета фонда «Возрождение» М.Ш.Шаймиеву! / ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе М.Ш. Шәймиевкә!

5300Уважаемый Минтимер Шарипович!

Примите самые добрые и самые искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения!

Для нас, самарских татар, Вы являетесь не только первым президентом Республики Татарстан, но и первым президентом всех татар! Трудно переоценить Ваш вклад в дело сохранения и возрождения татарской национальной культуры, истории, духовного возрождения нашего народа.

Желаем Вам, уважаемый Минтимер Шарипович, доброго здоровья на долгие годы, оптимизма, счастья, благополучия в Ваших делах и добрых начинаниях!

Президент СОТО «Туган тел» И.Г.Шакуров.

* * *

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Туган көнегез уңаеннан иң изге һәм иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Республикадан читтә яшәүче татарлар өчен Сез — Татарстанның беренче президенты гына түгел, ә бөтен татарларның беренче президенты да! Татар милли мәдәниятен, тарихын, халкыбызның рухи яңарышын саклау һәм торгызу эшенә керткән өлешегезне бәяләп бетергесез. Күңелләребездә Сезгә карата олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

Сезнең лаеклы авторитетыгыз, җитәкче зирәклеге һәм үз-үзегезне аямыйча эшкә бирелгәнлегегез илебезне ныгытуга һәм Татарстанны үстерүгә хезмәт итүдә үрнәк булып тора. Республиканың үсеше Сезнең исем белән тыгыз бәйләнгән. Борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрен төзекләндерүдә дә гаять зур көч куясыз һәм хәзер дә әлеге хезмәткә бар булган тырышлыгыгызны багышлыйсыз. Сезнең киңәшләрегез, социаль һәм икътисади сәясәткә бәйле тәкъдимнәрегез бүген дә бик кирәк шул әле. 

Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм һәм күңел көрлеге телибез.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. 


КОНТЕКСТ:

Минтимер Шаймиев: «Нам удалось поднять авторитет татарского народа» / Минтимер Шәймиев”: Без татар халкының абруен күтәрә алдык”

* * *

Минтимер Шаймиев подарил самарцам книги Льва Овруцкого «Беседы с Минтимером Шаймиевым»

* * *

Минтимер Шаймиев встретился с представителями Самарского областного татарского общества «Туган тел»

 

«Идел» ансамбле җитәкчесе Мидхәт Миншакир улы ӘМИНОВка!

Автор фото Аняс Мингали (32) копияХөрмәтле Мидхәт  әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз.

Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телибез.

Талантыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. 


КОНТЕКСТ:

Награда стала замечательным подарком к юбилею!

* * *

Мидехать Шакирович Аминов — среди лучших людей Советского района!

* * *

Руководитель ансамбля «Идель» — лауреат I степени областного фестиваля

* * *

Губернатор подписал распоряжение о награждении Мидехата Шакировича АМИНОВА

* * *

Күңелебезне җылытучы учак

Эмиру Мабаракшаевичу МАРАДУЛИНУ!

SONY DSCУважаемый Эмир Мабаракшаевич!

Примите искренние поздравления по случаю Вашего дня рождения. 

В этот знаменательный день от всего сердца желаю Вам крепкого здоровья, долголетия, семейного счастья, благополучия, неизменного оптимизма, претворения в жизнь планов и стремлений.

Президент СОТО «Туган тел»,
председатель Правления
НКО «Ассоциация содействия татарским
Предпринимателям Самарской области»
И.Г.ШАКУРОВ.

Председателю правления областной общественной организации «Лига азербайджанцев Самарской области», члену Общественной палаты Самарской области Ширвану Мурват оглы КЕРИМОВУ!

Ширван-КеримовУважаемый Ширван Мурват оглы!
Разрешите от имени старейшей татарской общественной организации Самарской области – СОТО «Туган тел» и от себя лично поздравить Вас с днем рождения!
Вы являетесь ярким общественным деятелем региона, Вам вверена высокая и ответственная миссия сохранения и развития культуры  азербайджанского народа.
314e72a521e0299688edf180f37ea97aУспехов Вам в дальнейшей общественной деятельности, беспрерывного движения вперед, удачного претворения в жизнь всех планов и новых замыслов.
С уважением президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» 
И.Г. Шакуров.