Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВка — 55 яшь!

DSC_0600Хөрмәтле Илгизәр хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез-юбилеегыз белән тәбриклим!

Сез динебезне көчәйтүгә, мөселманнарның иманнарын ныгытуга зур өлеш кертәсез, дини-агарту эшләрендә актив катнашасыз. Милләтебез алдында торган төрле проблемаларны үз йөрәгегез аша үткәреп, халкыбызны милли йокыдан уяту, битарафлыктан, рухи зәгыйфьлектән һәм дини наданлыктан коткару кебек күпкырлы һәм зур күләмле эшләр эчендә кайныйсыз. Моның өчен никадәр рухи көч, түземлек, сабырлык, куйган максатка ирешү өчен ихтыяр көче, белем һәм зыялылык кирәк. Хәерле хезмәтегез, күпкырлы эшчәнлегегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын! 

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineКиләчәктә дә изге максатларыгызны уңай тормышка ашыру өчен без Сезгә галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыздан исәнлек-саулык, бәрәкәтләр һәм  кылган изгелекләрегез өчен милләттәшләребезнең рәхмәтенә сөенеп яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

21 нче февраль — Халыкара туган тел көне!

94bd32a34c79c5a0754795e2ce821нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!

Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.


21 февраля — Международный день родного языка Каждый народ — это своя неповторимая культура, история, традиции, образ жизни. И, конечно же, язык. Сберечь его – очень важная задача. Для выживания языка необходимо, чтобы на нем говорило по меньшей мере 100 000 человек. Во все времена языки зарождались, существовали, затем вымирали, иногда даже не оставив следа. Но никогда ранее, они не исчезали настолько быстро. Международный день родного языка, прежде всего, направлен на защиту языков, которые исчезают. Ежегодно исчезало около двух языков… По данным ЮНЕСКО, в мире существует более шести тысяч языков, 95% из которых находится в обиходе всего у 4% населения планеты. Часть из них имеет письменность, другие не имеют. Международный день родного языка отмечается ежегодно 21 февраля. Он был учрежден в 1999 году решением 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО.Отмечается Международный день родного языка именно 21 февраля в память о событиях 1952 года на территории современной Народной Республики Бангладеш (до 1971-го — территория Пакистана). Тогда была жестоко подавлена акция протеста в защиту родного бенгальского языка. В многонациональной России уделяется огромное значение сохранению национальных языков, в федеральном законе РФ о «Языках народов РФ» провозглашается: языки народов Российской Федерации — национальное достояние Российского государства. Каждый язык — особая кладезь знаний, уникальная сокровищница прошлого, настоящего и будущего. Этот праздник заслуживает того, чтобы отмечать его широко и торжественно. Источник: http://www.proeveryday.ru/index.php?id=12/2/21 © proeveryday.ru

Руководителю молодежной общественной организации инвалидов “Сила воли”, депутату Думы г.о.Сызрань Госдумы Радику Шамильевичу ШАФЕЕВу!

vAnbZZEhztMУважаемый Радик Шамильевич!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и от меня лично примите самые теплые поздравления по случаю  дня Вашего рождения!

Вы обладаете широкой душой, желаниями, целями, которые сложно встретить в нашем мире у большинства людей. Ваш недуг не сломил Вас, Вы только лучше видите свою заветную цель и динамично стремитесь к ней. Низкий Вам поклон!

Желаю Вам благополучия, добра, успехов и оптимизма.

С уважением 

президент СОТО «Туган тел» И.Г.ШАКУРОВ. Читать полностью

«Болгар» никах агентлыгына нигез салучы Лилия Касыйм кызы ВАККАЗОВАга!

img-20200224-wa0009-696x9281Хөрмәтле Лилия ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Мөселман-татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Эшләрегез уң булсын, Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВка!

1_MG_2626Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Сез халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз.  Сез — тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче шәхес. Тырышлыгыгыз  белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылып тора. Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә хас сыйфатлар. Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.

Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп,  бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.

img-871902226_6835793669721656Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.  Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз, Сезнен белән горурланабыз!

Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.

Без телибез Сезгә шатлыкның
Йөрәккә сыймастай зурысын,
Саулыкның имәндәй ныклысын,
Бәхетнең бары тик тулысын.

Самар  өлкә «Туган тел»  татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары, «Самар татарлары» («Самарские татары») дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез! Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.

Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.

* * *

Хөрмәтле Ильяс әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек! 

Бөек халкыбызга хезмәт итү юлында Сезгә ихлас күңелдән сәламәтле озын гомер, иминлек, шәхси тормышыгызда һәм гаять җаваплы хезмәтегездә илһам һәм уңышлы казанышлар телим.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет президиумы әгъзасы Рифкать Туктар улы Хуҗин.

img028img027img025

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Асия Госман кызы СӘЙФЕТДИНОВАга!

IMG_4045-300x200Хөрмәтле Асия ханым!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Мин Сезне татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче шәхес буларак беләм. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм. Big_IMG_3089-300x300Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

КОНТЕКСТ: Читать полностью

«Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Нурсәхи кызы ГЫЙЛӘҖЕВАга!

GilyazevaХөрмәтле Фәния Нурсәхиевна!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Теләкләргә кигәндә, мин Сезгә саулык, озын гомер, максатларыгызның тормышка ашуын һәм тагын озак еллар Самар шәһәренең татар халкына тугры хезмәт итүегезне телим.

kwiaty_na_dzien_kobiet_621x0_rozmiar-niestandardowyИ.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Ригиль Фәрит улы КУРМАЕВка!

0_7b2f5_5fe9cb31_XL-300x300Хөрмәтле Ригиль!

Сине туган көнең белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте.

“Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәсимә Әлимҗан кызы АЛЮШЕВАга!

1-DSC_0958Хөрмәтле Рәсимә ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Язмыш Сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф, самими булсын! 600867_uy0l29kcrjkskc0cМаксатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.


И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Похвистнево районының Мактаулы гражданины Ирек Миргазыян улы ГАЗИЕВка!

Газеев Ирек  МиргазияновичХөрмәтле Ирек әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Сез Самар өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин тарафыннан «Тугрылык һәм мәхәббәт өчен» дип аталган медаль белән бүләкләнгәнсез, «Похвистнево районының мактауга лаеклы кешесе» исеменә лаек, дип табылгансыз. Озак еллар үзегез туып-үскән авылның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.

i2Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы каршында эшләп килүче «Мин-Ниса» хатын-кызлар клубы җитәкчесе Наилә ӘБДЕЛГӘНИЕВАга!

232.970Хөрмәтле Наилә ханым!

Сезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Члену Представительства МАИБ по Самарской области Рустаму Усмановичу ИЛИНГИНУ!

nastol.com.ua-40040От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и НКО «Ассоциация содействия  татарским предпринимателям Самарской области» примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!

Желаю благополучия, добра, успехов и оптимизма. Пусть Бог дарует крепкое здоровье и долголетие. Пусть удача и успех будут постоянными спутниками, а любые малочисленные трудности легко преодолеваются. 

С уважением  президент СОТО «Туган тел», председатель Правления НКО «Ассоциация содействия татарским предпринимателям Самарской области», профессор кафедры экономики СГСПУ И.Г.ШАКУРОВ.

Ильдусу Гаязовичу ГИЛЬМАНОВУ!

ÃÈËÜÌÀÍÎÂУважаемый Ильдус Гаязович!

От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и НКО «Ассоциация содействия  татарским предпринимателям Самарской области» примите самые теплые поздравления по случаю дня Вашего рождения!

Мы знаем Вас как известного и уважаемого человека в Сызрани, успешного предпринимателя, депутата городской Думы, яркого общественного деятеля и мецената.

От всей души желаю Вам крепкого здоровья, благополучия, семейного счастья, а в Вашей многогранной деятельности верных соратников и друзей, удачи и успехов.

fa6ca5ffba20ad335f2685e6dd09ddaeС уважением 

президент СОТО «Туган тел»,

председатель Правления

НКО «Ассоциация содействия татарским

предпринимателям Самарской области»

И.Г.ШАКУРОВ.