Туйдым рекламалардан (ФИКЕР)

news_1679Бүген Россиядә — реклама хезмәткәрләре көне

Бүген кешеләрне әдәп-әхлакка чакырган өндәмәләр күбрәк кирәк. Самар Җәмигъ мәчете янәшәсендә хәдисләр язылган щитлар күренә. Аларны укып, күңел игелеккә тартыла.

Телевизордагы рекламаларның чамадан тыш артык булуын халыктан көлү дип бәялим мин. Без бит салым, программалар өчен махсус акча түлибез, иркенләп бер генә тапшыруны да карап булмый. Күпмедер минут узуга, тавышы көчәйтелгән реклама башлана. Бер тапшыру беткәнче ничә кабатлыйлар аны, тәмам күңел кайта. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләрнең һәм болай да авыру кешеләрнең саулыгына зыян сала. Читать полностью

Сабырсызланырга һәм өметсезләнергә кирәк түгел

1409034100_9469-fbpost“Бердәмлек” газетасын да, аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасын да яратып укып баручылар бездә байтак. Кайберәүләр “Кыйбла”ның еллык тупламаларын саклап та торалар икән әле. Андагы файдалы һәм кызыклы язмаларга кире әйләнеп кайтып, үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә табылгалый.

2012 елның 29 октябрендә дөнья күргән “Кыйбла” санында басылган “Сабырсызлар һәм өметсезләр бәласы” дип аталган язма нәкъ шундыйлардан. Анда бер ханым инде картаеп баручы һәм еш авыручы әнисенең аны: “Ул миңа бозым ясады”, — дип гаепләве һәм каһәрләве турында язган иде. Моңа җавап итеп, без Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең фикерләрен дә бастырган идек. Ә менә хәзер бу хакта үзенең уй-фикерләре белән 90 яшен тутырып килүче, бүгенге көндә Кләүле район үзәгендә яшәүче Әфидә апа КАЮМОВА уртаклашты. Бу безгә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле булып күренде һәм без аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

Алик САМАТОВ: “Я горд, что живу именно в Камышле!»

80774833В последние годы село Камышла преобразилось. В районе жилгородка красуется новая школа, в которой с утра до вечера звенят весёлые голоса ребятишек. В центре села раскинулся широкий парк, по территории села построены пешеходные тротуары. Здания учреждений и организации отремонтированы, их территории благоустроены. А ещё появились новые магазины, куда каждый день спешат наши жители за покупками. Читать полностью

Рафаэль Хакимов: «Татарские деревни были своеобразными полисами, сообществами, микрокосмом…»

1Татарстан соединил многие традиции, сохранившиеся от прежней истории в своих навыках организации жизни, представлениях о мире, морали, считает вице-президент АН РТ Рафаэль Хакимов. Татарские деревни были в чем-то сходны по устройству с древнегреческими городами-государствами и от русских сел отличались отсутствием крепостничества, распространенностью отходничества. Все эти нюансы истории отразились на психологии, поведении жителей республики, считает автор «БИЗНЕС Online».

Читать полностью

Авыл кешесен ниләр көтә?

421ac68c9f4a43fccf586f60a7f90a21“Бердәмлек” газетасында (№39, 26 сентябрь 2015 ел) Эльмира Шәвәлиеваның “Авыл халкы яклауга мохтаҗ” дип аталган язмасын укыгач, бераз уйланып йөрдем дә үз фикерем белән уртаклашырга булдым.

Авыл халкы гомер-го­мергә гел төрле үзгә­решләр кичереп яши. Революциядән соң бичара авыл кешесенең гомер буе ата-бабаларыннан мирас буларак күчеп килгән җир кишәрлекләре таланып алынган, хәлле­рәкләре сөрген­нәргә сөрелеп, актыккы көннә­рендә гаиләләре белән хушлаша алмый, каты газаплар кичереп, шунда һәлак булганнар. Ә кайберәүләр бөтен гаиләләре белән авылдан куылганнар. Читать полностью

Татар хатыны ниләр генә күрмәгән…

SONY DSC

Бу хәл үткән гасырның 32-33нче елларында, бер татар авылында була. Ул вакытта кызлар егетләр белән сөйләшергә дә батырчылык итмәгәннәр. Кияүне әти-әниләре эзләгән яисә алар кияүгә димләп чыкканнар.

Авылның иң чибәр кыз­ларының берсе – Гискамалны да мондый язмыш урап узмаган. Озын толымлы, зифа буйлы чибәр кызга тирә-якта усаллыгы белән дан тоткан авылдашы Хөснетдин күз төшерә. Гискамалның әти-әнисе моны ишеткәч: “Егет бик тә усал, андый-мондый хәл килеп чыкмагае”, — дип тизрәк кызларына хәллерәк гаиләдән кияү эзли башлый. Читать полностью

Газета укучы авылдашларым әлләни күп түгел…

26483399 октябрь – Бөтендөнья почта көне

Берничә көн почта хезмәткәре ролендә булып карадым бит әле мин. Хат ташучы авылдашым-күршем авырып киткәч, аңа ярдәмгә килергә булдым.

Минем күзәтүемчә, газета укучы авылдашларым әлләни күп түгел. Нигездә, «1000 советов», “ЗОЖ”, «Сваты.Заготовки» һәм «Сваты на даче» дип аталган киңәшләр белән тулы басмаларны алалар икән. Почта ящикларының күбесенә «Камышлы хәбәрләре» дип аталган район газетасы да салдым, олырак яшьтәгеләр «Бердәмлек»не укыса, бик сирәк кенә «Аргументы и факты» басмасы да очрады.  Бер генә шәхси хат та күрмәдем. Күрәсең, хат язышу хәзер бик өнәлми, чөнки телефон һәм башка элемтә чаралары аны алмаштыра. Читать полностью

“Кем сукыр кешегә кырык адым атларга булыша, аңа җәннәт ваҗиб була”

dd85ef2671d7db9ae81dab34e79af098

Намаз укый башлагач бернинди яктылык күрми яшәгән карчык кояш нурларын күрә, кешеләрнең шәүләсен чамалый, төсләрне аера башлый.

Урамда берәр сукыр кешене күрсәм, ирексездән күзләр яшьләнә, бу мизгелдә әбием күз алдыма килеп баса. Ул 1921 елгы ачлыкны, сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган, яшьлеген үги ана янында үткәргән кеше.  Сугыштан  соң кияүгә чыга. Бабам да сугыш афәтен узган ир була.  Ярыйсы гына торып китәләр, бер-бер артлы балалар дөньяга аваз салалар.  Әби дүртенче-бишенче булып туган игезәк балаларын тапкач, күрү сәләте начарая, табибка күренергә була. Ул вакытта глаукома авыруы икәнен белмиләр дә. «Тагын бер бала тапсаң, күзең ачыла», – дигән сүзгә ышанып, ул минем әнине дөньяга тудыра һәм шуннан соң гомерлек сукыр кала. Шул хәлендә дә ул тормыш авырлыкларына бирешмичә, сыкранмыйча яшәвен дәвам итә, караңгы дөньяга ияләшеп, бар эшне эшләргә өр-яңадан өйрәнә.

Читать полностью

Банкка кредит сорап барма, башыңа бәла алма…

admin-ajax


1 октябрьдән Россиядә физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә керде. Банкка кредитын түләп бара алмаган затлар хәзер әлеге закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. 


Чит илләрдә кешеләр кредитка яшәргә күнеккән. Инде безнең халык та әлеге ысул белән көн күрергә өйрәнеп бара. Рәхәт ич: банкка барасың да кредит аласың. Тик аны кайтаруы гына бик авыр: алганда кешенекен, биргәндә үзеңнекен чыгарып саласы була шул.

Ирем белән бик матур гомер кичердек, Самар шәһәрендә яшәдек, бер ул, бер кыз бала үстердек. Инде икесе дә тормышта, үз гаиләләре белән көн күрәләр. Мин шушы көннәрдә генә 61не тутырдым, ә ирем үземнән ике елга яшьрәк иде. Читать полностью

«Кайтарыгыз миңа СССРны» яисә «Халыкны чын сарыкка әйләндерде түрәләр»

c5jYaRaJj4UМинем әти-әнием Аллаһының каһәре төшкән сугыш елларында дөньяга аваз салганнар, нинди генә авырлыклар күрмәгәннәр, әмма хөкүмәттән зарланганнары булмады, чөнки ил нинди җимерекләрне, завод-фабрикаларны, колхозны тәэмин итеп, халык өчен тырышкан ул елларда.

90нчы елларда СССР таркалганнан соң, халык бик кызганыч хәлдә калды. Тормыш итүләр ифрат дәрәҗәдә авырайды. «Кыргый» капитализмның нәрсә икәнен халык үз җилкәсендә татыды, аның «рәхәтләрен» күрде. Читать полностью

Рафаэль Хакимов: «Единого фронта нет, но есть общий страх – уже неплохо»

1 (1)Появление Российской Федерации в сирийском конфликте в качестве активного игрока дает надежду на прекращение войны в Донбассе, а также на объединение мировых сил для противодействия исламскому экстремизму, но рискует обернуться проблемами для государственного бюджета, считает вице-президент АН РТ Рафаэль Хакимов. Предсказать результаты операции трудно, считает автор «БИЗНЕС Online», без наземной операции победить ИГИЛ невозможно, значит, многое будет зависеть от боеспособности регулярной сирийской армии. Читать полностью

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим: «Өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү акрын гына югалып бара түгелме?»

images-cms-image-0000036571 октябрь - Өлкәннәр көне

Кызганычка, минемчә, бүгенге чорда олы яшьтәге кешеләрне олылау һәм аларга карата хөрмәт күрсәтү акрын гына югалып бара кебек. Без моны татар авылларында да күрәбез. Ни өчен яшьләр олыларны хөрмәт итмиләр? Ни өчен балалар әти-әниләрен санламыйлар, аларга кычкыралар, хәтта кул да күтәрәләр? Бу хәлнең төп сәбәбе - кешенең Ислам диненнән читләшүенә, мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытылмаганлыгына бәйле, дип уйлыйм. Читать полностью

Русиядә халыкны «вангалаштыру» бара

vangaИл җитәкчелегендәге бөек икътисадчыларның былтыр көз, доллар кабат утыз сум булачак, нефть 80 сум булачак, кабат рәхәт көннәр кире кайта, дигән бер генә фаразы да чынга ашмады. Әмма бүгенге хакимиятнең бер сыйфатын инкарь итеп булмый. Сәясәттәге күрәзә сәләте үтә шәп. Ни буласын өтеренә кадәр белеп торалар. Әле сайлау булмаган да, ә кем җиңәчәге инде билгеле. Берсеннән берсе оста сәясәтчеләр бәхәс кора – 90 процент белән җиңәрме кандидат, әллә инде 95 үк булырмы? Читать полностью