«Бөек ефәк юлының бер тармагы Камышлы районы тирәсеннән үткән булырга тиеш, чөнки Урта Азиядән Идел буе Болгарына шул җирләр аша барганнар», — диде тарих фәннәре докторы.
Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов Самара өлкәсенең Камышлы районында Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин булуын әйтте.