Шенталы районында үрнәк терлекчелек комплексы эшләп килә
Колхозлар тарала барган, предприятиеләр ябылган икемеңенче еллар башы. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Карабиккол егете Фоат Гарифов уңышлы гына эшли, акчаны каерып ала… Яхшы машинасына утырып туган авылына кайтканда гына йөрәге әрни – кайчандыр гөрләп торган фермалар ятимләнеп калган, дуслар һәм туганнар яшәгән җыйнак өйләр, караеп, җиргә сеңеп баралар… Авыл егетенең гайрәтле йөрәге түзми. Авылда калган кешеләрне җыя да, әйдәгез әле, егетләр, авылыбызны таратмыйк, фермаларыбызны торгызыйк, дигән тәкъдим белән чыга һәм хуплау ала. Читать полностью